Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аксубай районында капланган машинада бары тик исерек кенә исән-сау калган

Аксубай районында һәлакаәткә очраган автомобильдә өч туган булган: рульдә утырганы үлгән, аек пассажир тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

news_top_970_100
Аксубай районында капланган машинада бары тик исерек кенә исән-сау калган
Чистай-Нурлат юлында, Яңа Аксубай авылы янында "Лада Приора" автомобиле дамбадан төшеп, каплана. 

Рульдә булган ир шунда ук вафат була. Ике пассажир машина эчендә кысылып калалар.

Фаҗига булган урынга килгән полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, каза күрүчеләрне коткара.

Пассажирлар берсе лаякыл исерек булып чыга. Аның сыдырылган җире дә булмый. Аек пассажир башын яра, мие селкенә, күпсанлы бәрелгән җирләре була. Ул сырхауханәгә озатыла. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100