Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аксубай районында 47 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән

Янгын Сосновка авылында беркатлы агач йортта чыккан.

news_top_970_100
Аксубай районында 47 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән

Аксубай районы Сосновка авылында үз йортында ир-ат янып үлгән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына бүген 7.20 сәгатьтә килгән. Һәлакәт урынына 102 нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре киткән.

Янгын сүндерүчләр килгәнче, күршеләр бер катлы бүрәнә йортта янгынны сүндергәннәр. Мич артындагы такта ятак янган, анда 47 яшьлек йорт хуҗасы йоклаган булган. Ул йокысыннан да уянмыйча һәлак булган.

Янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан, дип фаразлана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100