news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аксубайда Хәсән Туфанга һәйкәл ачылган

news_top

19 август көнне Аксубай район үзәгендә зур тантаналы бәйрәм булды. Татар әдәбиятының классигы, халык язучысы Хәсән Туфанга һәйкәл ачылды, дип хәбәр итә Бөтендөнь татар конгрессы.

Чарада язучының якташлары, әдәбият сөючеләр, иҗат әһелләре, мәктәп укучылары, шагыйрьнең иҗатын яратучылар катнашкан.

Район башлыгы Алмаз Минголов чарага җыелучыларны кайнар сәламләде һәм Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка район халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде. Бу Рәисебездән Хәсән Туфанның 125 еллык юбилеена бүләк иткәнен әйтеп үтте. Шагыйрьнең 125 еллык зур юилее узган ел билгеләп үтелде, диелә бу хәбәрдә..

ТР Язучылар берлеге исеменнән Ркаил Зәйдулла шагыйрьнең 125 еллык уңаеннан чыккан «Все плывут и плывут облака» китабын Хәсән Туфан музеена бүләк итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар