news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аксубай районында уртача хезмәт хакы 35 процентка арткан

news_top

Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ТР Инвестицион үсеш агентлыгында узган «Муниципаль сәгать»тә муниципалитеттагы икътисади күрсәткечләр турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, районда уртача айлык хезмәт хакы 64,4 мең сум тәшкил итә, бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 35 процентка күбрәк. Районда эшсезлек дәрәҗәсе иң түбәннәрдән – 0,16 процент. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Хезмәт хакы үсеше беренче чиратта авыл хуҗалыгы предприятиеләре хисабына тәэмин ителде. Җәйге чорда, бигрәк тә урып-җыю чорында, авыл хуҗалыкларында хезмәт хаклары сизелерлек артты», – диде Алмаз Мингулов.

Ул районның хезмәт потенциалын формалаштыруга Аксубай универсаль технологияләр техникумының зур йогынты ясавын әйтеп узды. Учреждениедә Аксубай, күрше районнардан һәм башка төбәкләрдән 360 студент белем ала.

«Безнең бурыч – егетләрне район предприятиеләрендә калдыру. Бу юнәлештә ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә системалы эш алып барыла», – диде Мингулов.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, быел техникумның яңа укыту-җитештерү корпуслары төзелә башлаган. Проект 360 млн сум күләмендә бюджет финанславы белән 2 этапта гамәлгә ашырыла. Беренче этап инде ахырына якынлаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар