
Аксубай районында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. 1 кеше үлгән. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм Skoda автомобиле белән бәрелешкән.
«Лада» йөртүчесе «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлгән.
Авариянең сәбәпләре тикшерелә, диелә хәбәрдә.