Бүген «Сельская новь» газетасы баш мөхәррире, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Аксубай-информ» филиалы җитәкчесе Людмила Жаренова вафат булган. Бу хакта газета сайтында хәбәр ителә.
Журналист медиахолдинг филиалы белән 2018 елның декабреннән җитәкчелек итә. Үлем сәбәбе – онкология. Жаренова авыру белән озак көрәшкән.
«Людмила Викторовнаның туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз», – диелә медиахолдинг хәбәрендә.
«Людмила Жаренова үз эшенең остасы, сайланган һөнәренә, коллективына тугры, гаиләсе, туганнары өчен яраткан кеше иде. Аның китүе – аны якыннан белгән һәркем өчен авыр югалту», – дип билгеләп үтә ул җитәкләгән басма.
Хушлашу мәрасиме иртәгә 10:00 сәгатьтә Аксубайның Феодосий Тотемский чиркәвендә узачак.