АКШта сайлау якынлаша: Дональд Трампның да, Камала Харрисның да шанслары бертигез
5 ноябрьдә Америка Кушма штатларында президент сайлыйлар. Бу – АКШ тарихында 60нчы президентны сайлау.
Америкада президентлыкка кандидатларның шанслары бертигез – 78 яшьлек Дональд Трамп та, 60 яшьлек Камала Харрис та бертирә тавыш җыя, дип хәбәр итә «NBC News». Халыктан сораштыру уздыргач, ике кандидат та 49 процент тавыш җыйган.
Америкада президент итеп яше җиткән, таләпләргә туры килгән һәркем сайланырга хокуклы булса да, 1853 елдан бирле илдәге төп партия вәкилләре – яки Республика партиясе, яки Демократлар партиясе вәкилләре җиңеп бара. Төп кандидатлар – демократлар партиясеннән Джо Байден барырга тиеш иде, әмма ул 21 июльдә кандидатурасыннан баш тартты һәм вице-президент Камала Харрисны тәкъдим итте. Республика партиясеннән – Джо Байденга кадәр президент булган Дональд Трамп.
Камала Харрис милли азчылыкларның, кара тәнлеләрнең һәм хатын-кызларның хокукларын яклаучы буларак кабул ителә. Шулай ук ул урта классны яклый.
Трампны исә АКШның хәзерге юлы белән риза булмаучылар сайларга әзер. Ул Американың төп халкына мөмкинлекләр бирергә теләүче буларак популярлык казанды.
Кайсы кандидат җиңәчәген ачыклау кыен булу сәбәпле, кайбер мәгълүмат чаралары сайлау алды агитациясен урнашырудан да баш тартты.
АКШтагы сайлау системасы: халыкның тавыш бирүе ул әле кандидат җиңде дигән сүз түгел
АКШтагы сайлау ике этапта уза. Беренче этапта – 5 ноябрьдә – халык сайлауда катнаша. Сайлауны сайлау участогына барып, яки почта аша да сайларга була. 70 миллион сайлаучы инде алдан тавыш биреп куйган.
Икенче этап – махсус сайлаучылар (выборщиклар) тавыш бирүе. Һәр штатта да теге яки бу кандидаттан билгеләнгән махсус сайлаучылар тавыш бирә. АКШта барлыгы шундый 538 махсус сайлаучы. Болар – партия активистлары, элекке сәясәтчеләр. Конгрессменнар, дәүләт чиновниклары махсус сайлаучы була алмый. Әйтик, Аризона штатында 11 махсус сайлаучы бар. Халык демократларны сайласа, Демократлар партиясеннән булган 11 махсус сайлаучы тавыш бирүдә катнашачак, ә инде Республика партиясе җиңсә – Республика партиясе махсус сайлаучылары.
Махсус сайлаучылар саны штатта халыкның ничек сайлавына карап билгеләнә: кайсы кандидат халык сайлауларында җиңә, шул штатта кандидатның махсус сайлаучылары да күбрәк була.
Махсус сайлаучылар 17 декабрьдә сайлый. 270 махсус сайлаучы тавышын җыйган кандидат президент итеп сайлана. Шунысы кызык – махсус сайлаучылар Демократлардан яки Республика партиясеннән булырга, әмма үзләренең партиясеннән булмаган кандидатны да сайларга, «үз партиясенә хыянәт итәргә» дә мөмкин. 2016 елда уннан артык махсус сайлаучы үз партиясеннән булмаган кандидатка тавыш биргән.
Бер кандидат та 270 тавыш җыймаса, вәкилләр палатасында тавыш бирәләр: 50 штатның күпчелеге тавышын (ким дигәндә 26) җыйган кандидат президент була.
АКШ сайлауларының шундый үзенчәлеге бар – кайбер штатлар Демократик дип санала, кайберләре Республика партиясенеке, традицион рәвештә шушы партиягә сайлыйлар. Болардан тыш «фикерләре үзгәрүчән» штатлар бар. Сайлауга нәкъ менә андагы фикерләр тәэсир итә дә – аларда кем күбрәк тавыш җыя, шуның махсус сайлаучылары да күбрәк була. Демократларның төсе зәңгәр, Республиканыкы кызыл булганга, «фикерләре үзгәрүчән» штатларны «шәмәхә» штатлар дип атыйлар – ике төсне кушкач, шул төс килеп чыга бит.
2024 елда Аризона (анда 11 махсус сайлаучы), Джорджия (16), Мичиган (15), Невада (6), Пенсильвания (19), Төньяк Каролина (16) һәм Висконсин (10) штатлары «шәмәхә» санала. Аларда халык ничек сайлый – нәкъ менә шул кемнең җиңәчәгенә тәэсир итәргә мөмкин дә.
АКШтагы сайлауның ике этапта узуы үзенчәлекле нәтиҗәләргә китерә ала. Мәсәлән, кандидат күпчелек халык тавышын җыярга, әмма җиңмәскә мөмкин. Мәсәлән, 2016 елда Демократик партия кандидаты Хиллари Клинтон Дональд Трампка караганда 3 миллионнан артыграк тавыш җыйды, әмма президент була алмады. Сәбәп – махсус сайлаучыларда. Трамп махсус сайлаучылар күбрәк булган штатларда җиңде һәм аңа 304 махсус сайлаучы тавыш бирде, Клинтонга – 227 генә.
АКШның яңа президенты 20 гыйнварда вазифага керешәчәк. Аңа кадәр сайланган президент үз администрациясенә кешеләр билгели.
Россиягә нинди кагылышы бар?
Сәясәтче Малек Дудаков «Известия»гә интервьюсында, Харрис Байден сәясәтен алып барыр, Украинага ярдәм итәр, әмма бераздан ярдәм итүне Европа җилкәсенә калдырыр, соңрак – 2026 елда – Россиягә килешү тәкъдим итәр, дигән фикердә. Ул Якын Көнчыгышта Харрис Иранга һәм Палестинага каршы сәясәт алып барачак, дигән фикердә.
Трамп исә Украинадагы конфликтны хәл итәргә алыныр, ди Дудаков. Әмма моңа артык зур өмет багларга кирәкми – аның тәкъдимнәрен Россия кабул итмәскә мөмкин. Әмма Трамп Украинага ярдәмне киметәчәк, ди ул. Сәясәтче фикеренчә, Трамп Палестинадагы сугышны да туктатырга мөмкин, әмма шул ук вакытта Кытай һәм Иран белән мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә ихтимал.
Сәясәтче Павель Фельдман исә, Харрис дөньяны өченче бөтендөнья сугышына җиткерәчәк, дип уйлый. Фельдман да, Трамп дөньяга тынычлык урнаштырыр, дип ышанырга кирәкми, дигән. Әмма Трампның килүе дөньяда сугышка нокта куярга омтылыш булачак, дигән ул.
Шулай итеп, Фельдман фикеренчә, Россия өчен Трамп җиңүе файдалы. Дудаков исә ике кандидатның да плюслары да, минуслары да бар, шуңа да кайсы кандидат «файдалы» дип әйтеп булмый, ди.