Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШта президент сайлау башланды

news_top_970_100
АКШта президент сайлау башланды

Америка Кушма Штатларында президент сайлау башланды. Илнең иң кечкенә сайлау участокларының берсендә – Нью-Гэмпшир штатындагы Диксвилл-Нотч дип аталган торак пунктында сайлау инде узган. CNN телеканалы хәбәр иткәнчә, бу сайлау да символик булып чыккан – Дональд Трамп та, Камала Харрис та өчәр тавыш җыйган.

Бу сайлауда кем җиңәргә мөмкин икәнлеген сәясәт белгечләре дә әйтергә авырсына, чөнки сораштырулар ике кандидатның да якынча бертигез популярлыкта икәнен раслый.

CNN, Диксвилл-Нотчтагы участок, сайлаучылары аз булу сәбәпле, 1960 елдан бирле беренче булып ябыла һәм нәтиҗәләрне игълан итә.

АКШта сайлау кампаниясе 23 гыйнварда башланды, шул вакытта беренче праймеризлар – халык фикерен алу узды. Беренче этап сайлау бүген, 5 ноябрьдә уза – халык сайлый.

Тавыш бирү инде күптән башланды – кайсы штат булуына карап, 29 көннән алып 15 көнгә кадәр үк почта аша тавыш биреп була иде. NBC 5 ноябрьгә кадәр тавыш бирүчеләрнең 77 миллион булуын хәбәр итте. Бу ысул белән башлыча Демократлар партиясе тавыш бирә. Аларның кандидаты Камала Харрис, аларның төсе – зәңгәр. Республика кандидаты – Дональд Трамп, аларның төсе кызыл.

Икенче этап 17 декабрьдә узачак, анда штатларның ничек сайлавы нәтиҗәсендә билгеләнгән махсус сайлаучылар тавыш бирәчәк. Махсус сайлаучыларның саны штатта күпме кеше яшәвенә карап билгеләнә. Барлыгы 538 махсус сайлаучы, аларның күпчелеге тавышын җыйган кандидат җиңүче булачак. Ягъни, 5 ноябрьдә узган сайлауда иң күп тавыш җыйган кандидат җиңде дигән сүз түгел.

Бу сайлауның нәтиҗәсен халкы кайсы кандидат өчен тавыш бирүе анык билгеле булмаган штатлар билгеләячәк. Алардагы тавыш бирү нәтиҗәсе кемнең җиңгәнен билгели. Калган штатларның кем өчен икәне билгеле, ә боларныкы – юк. Шуңа Пенсильвания, Төньяк Каролина, Джорджия, Висконсин, Мичиган, Невада һәм Аризона сайлау нәтиҗәсен хәл итәчәк.

Сайлау участоклары 19.00 сәгатьтә ябыла – бу вакытта әле Мәскәүдә төн булачак. АКШ зур дәүләт булу сәбәпле, Кентукки һәм Индиана штатында беренче участоклар 6 ноябрьдә иртәнге өчтә генә ябылса, Гавай утралуларында иртәнге сигездә генә ябыла.

Беренче сайлау нәтиҗәләре 6 ноябрьгә иртән билгеле булачак, ягъни, Мәскәү вакыты белән 6 ноябрь көнне 12.00-15.00 сәгатьтә.

Демократлар партиясе вәкиле Камала Харрис Газзә секторындагы сугышны туктату өчен кулыннан килгән барысын да эшләячәген әйтте (социаль челтәрдәге аккаунтта).

Республика партиясе кандидаты Дональд Трамп үзенең җиңелергә мөмкин икәнлеген таныды. «Минем позицияләр яхшы булса да, мин җиңелергә мөмкин. Кайвакыт начар хәлләр була», – дигән ул ABC каналына.

Кандидатлар нәрсә тәкъдим итә:

Камала Харрис:

  • Украинага ярдәмне дәвам итү
  • Израильдә сугышны туктату
  • Салым ставкасын 21 проценттан 28 процентка күтәрү
  • Мигрантларга гражданлыкны алуны җиңеләйтү
  • Беренче йортны сатып алучыларга 25 мең доллар бирү
  • Киң кулланылыштагы ризыклар һәм даруларга бәяләр артуны туктату
  • НАТОны элекке хәлдә саклау
  • Абортка ясауга хокукны кануннарда беркетү

Дональд Трамп:

  • Украинадагы конфликтны туктату
  • Израильгә ярдәм итү һәм «башлаганын тәмамларга» мөмкинлек бирү
  • Җитештерүе АКШта булган корпорацияләрнең салымнарын киметү
  • Импортка салым кертү
  • Кытай товарларына бәяләрне арттыру
  • Миллионлаган мигрантны илдән куып чыгару
  • НАТОда илләрдән НАТОга кертелгән өлешне арттыру
  • Аборт хокукын хәл итүне штатларга тапшыру

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100