Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШта акча Украинага ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен генә булуын белдерделәр

news_top_970_100

АКШ администрациясе яңа бюджет кабул итүдә кыенлыклар фонында Украинага ашыгыч хәрби ярдәм күрсәтү өчен акча булуын, әмма акчаларның озак вакытка исәпләнмәгән икәнен белдерде. Бу турыда Ак йорт вәкиле Карин Жан-Пьер әйтте. «Интерфакс» шул турыда яза.

«Бездә Украинаның яу кырындагы кирәкле ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек акча бар, ләкин бу – озак вакыт эшләү варианты түгел», – диде ул брифингта.

Шул ук вакытта Ак йорт вәкиле, Америка арсеналыннан PDA (Presidential Drawdown Authority) механизмы аша җибәрелгән акча күләме турында төгәл мәгълүматны Пентагон бирә ала, диде.

Ул шулай ук АКШ администрациясе тиздән Украинага чираттагы ярдәм пакетын бүлеп бирәчәген әйтте.

Хакимияттә, әгәр Конгресс якын арада өстәмә акча бүлеп бирү турында килешмәсә, ярдәм туктатылырга мөмкин, дип тә билгеләп үттеләр.

АКШ Милли Куркынычсызлык Советы вәкиле Джон Кирби исә, әлегә Киевка хәрби ярдәм күрсәтү темпларын саклап калу өчен, илдә җитәрлек акча бар, дип белдерде.

«Уртача алганда, Пентагон 2 атна саен ярдәм бүлеп бирде. Һәм киләсе атналарда бу ритм сакланачак», – дигән ул Ак Йортта брифингта.

Шул ук вакытта Кирби билгеләп үткәнчә, әгәр АКШ Конгрессы якын арада Украинага ярдәм итү өчен өстәмә акча бүлеп бирү турында килешмәсә, «бу ярдәм кискен тукталырга мөмкин».

Журналистның Пентагонга Киевка ярдәм күрсәтү өчен күпме вакыт җитәчәген аңлатуын сорагач, Кирби «күпме акча калганын һәм ярдәм күрсәтүнең нинди темпта булуын исәпкә алып, без тагын берничә ай тора алабыз» дип җавап бирә. Шул ук вакытта ул бу бәяләмәнең шартлы булуын әйтә, чөнки Пентагон ниндидер очракларда Украинага корал җибәрүгә күбрәк акча сарыф итә ала, ә кайберләрендә – азрак.

Кирби шулай ук Вашингтонга Украинага финанс ярдәмен дәвам итәргә кирәген, тоткарланулардан качарга кирәклеген өсти. Ул аңлатканча, «Украинага ярдәм күрсәтүдә хәтта кечкенә генә тәнәфес тә хәлне бозарга мөмкин».

Сишәмбе көнне Байден кабат республикачыларны Украинага ярдәмгә акча бүлеп бирүне дәвам итәргә чакырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100