news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

АКШта 30 ел элек туңдырылган эмбрионнан бала туган

news_top

Америка Кушма Штатларында яшәүче хатын 30 ел элек туңдырылган эмбрионнан ир бала тапкан. Ул дөньяда «иң карт бала» дип танылган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

«26 июльдә дөньяга килгән Таддеус Дэниел Пирс 30 ел ярым сакланган эмбрионнан үскән», – диелгән MIT Technology Review журналы хәбәрендә.

Хәбәр ителгәнчә, Пирсның әти-әнисе Линда исемле хатын-кызның эмбрионын «уллыкка алган». Ул 30 ел элек, 1994 елда, ЭКО ясаткан. Аның күкәй күзәнәкләреннән 4 эмбрион алганнар, әмма хатынның ире бары тик 1 сабыйга гына ризалашкан. Линда тагын 1 бала табу өметен өзмәгән һәм яралгыларны туңдырылган килеш сакларга карар кылган. Аннан ул эмбрионнарны башка парларга бирергә карар кылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар