«Fox News» телеканалы Америка президенты сайлауларында Трампны җиңүче дип игълан итте. РИА Новости язуынча, Трампка җыелган тавышлар Харрисныкына караганда 5 млн нан артып китә. «Ассошиэйтед Пресс» саналган бюллетеньнәр нигезендә шундый сан чыгарган.
«CNN» белдергәнчә, Дональд Трамп төп икеләнүче Пенсильвания штатында җиңәчәк, бу – Трампның сайлауларда җиңүе турында сөйли (хәзерге вакытта бу штатта 95% тавыш исәпләнгән, Трампка тавыш бирүчеләр – 51%, Харрис 48%тан бераз күбрәк тавыш җыйган).
Пенсильвания берьюлы 19 сайлаучы тавышын бирә. 2024 елгы президент сайлауларында җиңү өчен, кимендә 270 тавыш җыярга кирәк.
2020 елда Пенсильваниядә Джо Байден җиңде. 2016 елда биредә Трамп җиңү яулады – ул 1988 елда өлкән Джордж Буштан соң Пенсильваниядә җиңгән беренче республикачы булды.
Вәкилләр палатасы спикеры Майкл Джонсон Трампны АКШның сайланган президенты итеп игълан итте – бу хакта «Reuters» агентлыгы хәбәр итә.
Дональд Трамп Палм-Бичта үз тарафдарлары алдында чыгыш ясады. Республика фиркасеннән Кандидат «God Bless the U.S.A» җыры астында чыкты.
Аның янында гаиләсе: хатыны Мелания һәм улы Бэррон.
Трамп үзенең җиңүе турында игълан итте, үзен АКШның 47нче президенты дип атады һәм аның Идарәсе АКШ тарихында «чыннан да алтын чор» булачак, дип вәгъдә итте. Ул шулай ук Президентлыкка баруда үз нәтиҗәсен «АКШ тарихы элек белмәгән сәяси җиңү» дип атады.