Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШның дәүләт секретаре: «Украинаның Россияне җиңәчәгенә шик юк»

news_top_970_100
АКШның дәүләт секретаре: «Украинаның Россияне җиңәчәгенә шик юк»

АКШның дәүләт секретаре Энтони Блинкен, АКШ Россия белән конфликтта Украинаның җиңәчәгенә шикләнми, дип белдерде һәм «атышны туктату турындагы тәкъдимнәргә сак карарга кушты» дип хәбәр итә РИА Новости.

«Безнең Украинаның җиңәчәгенә һәм уңышына бернинди шигебез юк», – дигән ул Мюнхен конференциясендәге чыгышында.

Дәүләт секретаре моны «украиннар үз илләре, үз киләчәкләре, үз җирләре өчен сугыша» дип аңлаткан.

Ул, атышны туктату турындагы тәкъдимнәргә бик сак карарга кирәк, дигән. Аның фикеренчә, бу – конфликтның чишелмәгән хәлдә тукталып калуына, һәм Россиянең, көч җыеп, яңадан конфликтка керүенә китерергә мөмкин.

«Килешү турында тәкъдимнәр ымсындыргыч булырга мөмкин. Туплар атуын туктауны кем генә теләми икән. Әмма безгә бу очракта булуы ихтимал капкыннарга сак карарга кирәк», – дигән Блинкен. 

Блинкен фикеренчә, «гадел һәм нык» тынычлык очрагында Украина җирләрен югалтмаска, шулай ук киләчәктә, конфликт дәвам итмәслек дәрәҗәдә, Россиягә каршылык күрсәтә алырлык булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100