Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШның «Ак йорты» вәкиле Украинаның кайчан контрһөҗүмгә күчәчәген әйтте

news_top_970_100

«Украина контрһөҗүмгә күчәчәк» дигән фаразлар инде күптән әйтелә. Соңгы араларда дроннар һөҗүме активлашуы һәм Белгород өлкәсен артиллериядән арттыру – шул контрһөҗүм элементларының берсе, дип саныйлар.

 АКШның Ак Йорты Кирби Илкүләм иминлек берлеге координаторы Джон Кирби Украинаның контрһөҗүмгә җәен күчәчәген әйткән, дип яза «РИА Новости».

«Без Украинаның үзен яклар өчен бар нәрсәсе дә булуын телибез, хәзер ул җәен һөҗүмгә күчәргә әзерләнә. Без хәрби милек, саклану системаларын җәй буе тапшырырга телибез, шул исәптән якын арада да», – дигән ул.

Кирби Украина хәрби көчләре белән контрһөҗүмне планлаштыруның иң башлангычыннан ук элемтәдә торуын әйткән.

Бүген Америка сенаторы Линдси Грэм «контрһөҗүм якын арада башланачак» дип белдерде. Аның әйтүенчә, Украина президенты Владимир Зеленский аны ВСУның планнары белән таныштырган.

29 майда Украина хәрби көчләре командующие Александр Сырский «контрһөҗүм озакламый башланачак» диде. Иминлек советы секретаре Алексей Данилов «контрһөҗүм бер атнадан соң башланачак» дип, 29 майда әйткән иде.

Украинаның кизләү буенча баш идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов «Украина хәрбиләре контрһөҗүм өчен кирәкле коралларны алды» дип әйтте. Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк «контрһөҗүмнең кайбер элементлары башланды» диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100