Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШтагы чуалышлар турында татарлар: «Андагы ярлы белән мондагы ярлының аермасы юк»

АКШның Миннесота штатында Джордж Флойд исемле кара тәнле кешенең үлүе аркасында башланып киткән буталышлар әлегә кадәр дәвам итә. «Интертат» АКШта яшәүче милләттәшләребез белән сөйләшеп, аларның бу хәлләр килеп чыгуга карата фикерләрен белеште.

news_top_970_100
АКШтагы чуалышлар турында татарлар: «Андагы ярлы белән мондагы ярлының аермасы юк»
Samsebeskazal Denis

25 майда Миннеаполис шәһәрендә полиция Джордж Флойд исемле кара тәнле кешене тоткарлый. Флойдның «Мин сулый алмыйм» дип ялынуына карамастан, ак тәнле полицейскийның Флойдның муенына тезе белән басып торган кадрлары Интернетта тарала. Флойд үлә.

Тиз арада кара тәнлеләр хокукларын яклап митингка җыела. Әмма инде беренче көнне үк берничә тәрәзәне бәреп ваталар һәм полиция машиналарына зыян салалар. Полиция резин пулялар белән ата.

Алдагы көннәрдә урамга чыгучылар арта бара. Шул ук вакытта мародерлар — кибетләрне талаучылар һәм машиналарны яндыручылар да барлыкка килә. Кибетләрен сакларга теләүчеләрне кыйнау очраклары, шулай ук кибет хуҗаларының баш күтәрүчеләрне атып үтерүләре күзәтелә. Кара тәнлеләрнең ак тәнлеләрне мыскыл иткән — тезләндергән, аяк киемнәрен үптергән очраклар да булды.

Америка шәһәрләрендә гадәттән тыш хәл игълан ителә башлый. 30 майда Калифорниядә Федераль иминлек хезмәткәрләре һәлак була.

Президент Дональд Трамп губернаторларны көчсезлектә гаепли, кырысрак булырга куша. Аның бу чыгышы митингка чыгучыларга ут сипкән кебек кенә була.

5 июньгә үлүчеләр саны 18 кеше дип исәпләнә. Дистә меңнән артык кеше кулга алынган.

«Америкада раса проблемасы һәрвакыт булган»

Илмир Әхмәтҗанов, Пенсильвания штатының Питтсбург шәһәрендә яши, эшмәкәр, «Тәгәрмәчле кухня» хуҗасы:

Халыкның фикере икегә бүленде. Күпчелек кара халык: «Без дә кеше, без тигез булырга тиеш», — дип баш күтәрә.

Безнең Питтсбургта тыныч, бер көн генә демонстрациягә чыктылар. Вандализм да булган дип әйтәләр. Алай куркыныч ук хәлләр булмады.

Мондый хәлләр бит инде беренче генә түгел. Өч ел элек Питтсбургта шундый вакыйга булган иде. Бер яшүсмер афроамерикан кача башлагач, аңа тукта дигәннәр, ул йөгергән, аннары атып үтерделәр. Андый хәлләр 3-5 елга бер чыгып тора, аннары төзәлеп киткән кебек була, тагын килеп чыга. Монысы зурга әйләнде, чөнки видеосы таралды. Ул бит анда һава җитми, су бирегез, ди… Шуңа халык аны күтәреп алды, полицейскийлар үзләренең вәкаләтләрен арттыра дип.

Икенчедән, карантинда кеше өйдә утырып арыгандыр. Минем нәнәй әйтә иде — эшсез башка җен керә. Карантинда кеше өйдә утырды, кемдер эшен югалтты. Каралар, гомумән, эшләмичә пособие ала.

Мин тагын шуны әйтер идем — Америкада спорт зур үсеш алган, ул шушы энергияне чыгарып тора. Элек авылда яшәгәндә, канны тынычландыру өчен клубка чыгып, акырышып-бакырышып, сугышып йөри идек бит. Энергияне чыгарырга кирәк бит, ә бөтен спортны яптылар. Чөнки алар җыелышалар иде, кычкырышып-кычкырышып үз командалары өчен җан атып йөриләр иде. Тамаша да юк, үзләре өчен тамаша ясый микән, дип тә уйлап куйдым әле мин ул көнне.

Татарларга зыян килгәнне ишетмәдем. Татарлар тырыш, бөтен кеше эшли, укый, бала үстерә. Көлеп әйтмим, американнар 30 ел буена җыйган малны безнең халык 5-6 елда җыя. Татарлар белән аралашып торабыз — беркемнең дә исе китми, шулай ук эшлиләр. Бизнеска зыян килгәнне ишетмәдем.

Мондыйрак хәлне үзем дә кичердем. Без бер егетне сынау срогы белән эшкә алган идек. Ул безнең элмә такта янындагы аватаркасын куйган һәм кара тәнлеләр төркеменә кереп, сезне атарга кирәк дип язган. Кинәт шалтырата башладылар, яный башладылар, Фейсбукта безнең бизнесның битен тутырдылар. Мин иң башта башлаган кешене табып, телефоннан сөйләштем, аңлаттым бу кешенең бездә булмаганын, безнең белән эшләмәгәнен. Һәм нәрсәсе кызык — шушы кеше белән сөйләшкәч, бөтен комментларны бар да алып ташладылар тиз генә. Берсе дә этләшмәде, шуның белән бетте.

АКШта ике раса проблемасы элек тә булган, хәзер дә бар. Шушы әйбер килеп чыккан саен ярага тоз сибүчеләр дә бар.

Америка халкы гаделсезлекне күрсә, шунда ук баш күтәрә. Россиядәге кебек «Ярар, вакыты килеп җитәр әле, исегезгә төшерербез әле», — дип 100 елга ул проблеманы бикләп куймыйлар. Караларны аклар да яклап чыга. Монда иң начары: вандализм. Митингка чыккансың, әйтер фикереңне әйтәсең, анысы ярар. Ә монда бер гаепсез бәләкәй бизнесларга, бәләкәй генә кибетләргә зур зыян тиде. Зур бизнес үзен яклый ала, ә кечкенәләргә кыен. Кеше ничектер тырыша, аякка басарга маташа, нәрсәдер эшли, ә кемдер җимереп китә. Монысы берничек тә башка сыймый, бәләкәй генә бизнесның бернинди гаебе дә юк.

Протест митингларының вандализмга әйләнүе: «Безне ишетмисез, ишетмәсәгез, менә шулай булыр», — дип әйтү микән? Зур тәгәрмәч әйләнеп китте, хәзер аны туктатып та булмый… Миңа калса, 2-3 көннән тынычланырлар бар да.

Алла боерса, бар да җайланачак, татарлар белән җыелышып Сабантуйлар үткәрербез, очрашырбыз дип уйлыйм.

«Җимерүләр бай районнарда гына күзәтелә»

Айгөл Гыймранова-Лион, Лос-Анджелес шәһәрендә яши:

Безнең якта тынычлык, мин бит өйне «кара» районнан алдым, бу якта андый әйбер юк. Әле Нәфисә шалтыратты, ул җимерүләр булган якта яши. «Өченче көн төнлә нык итеп атыштылар, вертолетлар аркасында төне буе йоклый алмадым, төн буе барды», — диде.

Болар бит мародерлар, алар бер як өчен дә түгел. Көн дә комендант сәгате. Бүген кичке тугыздан башланып, иртәнге алтыга хәтле барачак, дигән хәбәр килде.

Кичә Колор Сити тирәсенә бардым, анда да тыныч митинг, протест бара иде. Җимерүләр бай районнарда гына.

Трамп - республиканецлар партиясеннән (кызыллар). Буталышларның күпчелеге Трампка каршы демократлар (зәңгәрләр) көчле булган штатларда бара. Кем трампист, алар инде демократик штатларда ситуация какшый, ди. Бу хакта беркөнне берәү белән бәхәсләштек. Мин әйтәм, ә нигә алай дип уйлыйсың син? Чөнки бөтенесе зәңгәр штатларда бара, дип җавап бирде. Ә бәлки, киресенчә, кызыллар зәңгәрләрне шулай какшатадыр, дим. Аптырап калды шундый фикер әйткәнемә.

Бу бөтен җимерүләр кемнеңдер кул астында эшләнелгән кебек.... Тик кемнең шулай эшләве миңа аңлашылмый.

«Күпчелек халык полицейскийлар үтергән өчен җавап тотарга тиеш, ди»

Ленар Мөхәммәдиев, IT белгеч, Флорида штатының Тампа шәһәрендә яши:

Протестлар бара, ялларда кеше бик күп иде. Безнең шәһәрдә полиция белән көчле бәрелешләр юк, алай да шимбә котырып алдылар: бер ресторанны, бер заправканы, бер спорт кибетен яндырдылар. Берничә кешене тотканнар дип беләм. Полиция тыныч протест булса, тимибез, ди.

Төньяк Корея түгел бит — кеше фикерен белдерә, бертөрле уйламый. Бу АКШ өчен гадәти хәл. Төрле якны яклаган кешеләр бар, әмма күпчелек халык полицейскийлар үтергән өчен җавап тотарга тиеш, дигән фикердә. Шулай ук нигә протестка чыгалар да биналарны җимерәләр, диләр.

Протест башлануның сәбәбе — полицейскийларның вәкаләтләрен арттыруы, гадәттән тыш кансызлыгы. Кара тәнлеләр моны үз расаларына һөҗүм дип кабул итте. Өстәвенә, коронавирус та бар, кешеләрнең сабырлыгы сынды, кешеләр нервыланып урамга чыкты.

Бу раса сугышына охшамаган, әмма аны шулай итәргә теләүчеләр бар. Каралар һәм аклар арасында аңлашылмаучанлык бар, тик аклар караларны яки киресенчә ешрак үтерә дигән статистика юк.

Флойдны үтергән полицейскийларны тоткарладылар. Гаделлек икәнен күрсә, халык тынычланыр. Әлбәттә, гади халык бу протестларның буталышларга әйләнүеннән курка. 

«Россиядә мондый хәлне ике сәгать эчендә бастырырлар иде»

Лилия Әшрәфуллина, укытучы, Нью-Джерси штатының Вест Нью-Йорк шәһәрендә яши:

Башта мин үзем дә митингка барырга җыенган идем, ул бик тыныч башланып китте. Аннары икенче көнне җимерергә тотындылар.

Нью-Йоркта расизм күренешләрен күргәнем юк иде. Менә чит илләрдән кеше килә, тырышып эшли, беркем дә үзен кысалар, күп эшләтәләр дими. Америкада туган кешеләр белән сөйләшә башладым, алар миңа расистка караган кебек карадылар. «Син алар кичергәнне кичермәгән, әби-бабайларың кол булмаган, син аны аңлый алмыйсың», — диләр.

Шуннан соң видеолар карый башладым. Ак американнар өчен мәктәпләргә финанс та күбрәк икән, афроамериканнарга алай ук түгел. Шуңа аларның белем дәрәҗәсе дә төрле. Шуны өйрәнәм.

Үзебезнең йортта афроамериканны күргәч, куркып куйган идем — бар да әйбәт булыр микән, башкасы… Бу да расизм бит. Расизм бар дип уйлыйм. Аларда да күпмедер бар. Алар да ак кешегә караганда кара тәнлене якынрак күрә. Кибеттә ак һәм кара тәнле тора икән, кара тәнле кибетче башта үзе кебеккә хезмәт күрсәтә.

Кеше өйдә утырып та акылдан шаша башлагандыр. Әмма бу тыныч митингка чыгучылар түгел — кара тәнлеләр бернәрсә дә җимермибез, дип торалар. Яндыручылар әйтә — безне беркем дә ишетмәде, хәзер генә ишетә башладылар, диләр.

Трамп бик каты кеше, озакка сузылмас. Әмма бу тагын килеп чыгарга мөмкин. Россиядән килүчеләр икегә бүленде. Беришләре кара тәнлеләр тәртипсез, наркоман, ди. Икенчеләр минем кебек, аларны өйрәнергә кирәк, дибез. Аннары монда полициянең хокуклары бик зур. Аны да үзгәртергә кирәк.

Әмма АКШта ирек барыбер күбрәк. Әгәр мондый хәл Россиядә булса, полиция аны ике сәгать эчендә бастырыр иде. 

«Чуалышларның төп сәбәбе — социаль тигезсезлек»

Эмиль Гатауллин, адвокат, блогер:

Америкада мондый хәлләр иртәме-соңмы килеп чыгарга тиеш иде. Вакыт-вакыт ул килеп чыгып та тора. Каралар - ярлы кешеләр. Ярлы халык гаделлеккә өметен өзгән. Судлар Америкада бик озак бара, җиңәр өчен зур акча кирәк. Судта җиңеп чыгуга ышаныч булмау сәбәпле, шундый хәл килеп чыкты да.

Митинглар белән җинаятьчеләр файдаланды. Билгеле, бу кара тәнлеләрнең протест идеясен боза.

Америка полицейскийлары шулай тиз генә пистолетларын тартып чыгара да ата. Алай булырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Әйе, полицейскийның гомере кадерле, әмма полицейскиның нәрсәне яклавы мөһимрәк. Ул куркынычсызлыкны сакларга тиеш. Полицейский кеше үтерергә тиеш түгел! Ә аларда полицейскийлар шулай тиз генә кеше үтерә.

Америкада полицейскийлар кешене шулай тиз үтерүләр дәвам иткән очракта мондый протестлар дәвам итәр дип уйлыйм. Һәм полицейский кешене үтергән очракта, суд көч структураларын яклап чыга. Бездә дә дәүләткә каршы судлашу кыен, ә Америкада бу әйбер йөз тапкырга авыррак. Дәүләт машинасы гади кешене таптап кына китә.

Безнең полиция яхшырак димим. Бездә дә судта дөреслекне яклап чыгуы бик кыен. Әмма бездә полиция кешене тик торганда гына атып үтерми. Үтерсә, бик зурга китә, тикшерәләр.

Бу конфликт тынар анысы, әмма аны китереп чыгарган сәбәпләр беркая да юкка чыкмаячак. Безнең җәмгыятьтә ул дәрәҗәдә бүленеш юк. Америкада шулкадәр зур бүленеш, хәтта сүз гражданнар сугышы килеп чыгу ихтималы турында бара. Озакламый сайлау, аның нәтиҗәләрен кабул итмәү аркасында чуалышлар булуы бар.

Монда төп сәбәп бездәге кебек үк — социаль тигезсезлек. Америкадагы ярлы кешенең хәле безнең ярлы кебек үк — аның бернинди перспективасы да юк. Лотереяда отсаң гына, бәлки нидер килеп чыгар.

Бездә дә риза булмаучылар бар анысы. Әмма ул ризасызлык тирән яшерелгән, безнең кешеләр Америка халкы кебек шунда ук урамга чыгарга тормый. Әмма бездә дә, аларда да проблемалар да бер үк — социаль гаделсезлек һәм шушы проблеманы раса яки милләт мәсьәләсе буенча хәл итәргә теләгән кешеләр. АКШта халыкның эчке иреге көчлерәк. Шуңа күрә полиция кырыс булса да, җинаятьчелек дәрәҗәсе дә югарырак, кеше урамга чыгарга да курыкмый.

Әмма ахыр чиктә элиталар үзара килешер, эш зурга китмәс дип уйлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100