Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШта полиция башлыгы вазифасына керешкәндә кулын Коръәнгә куеп ант биргән

Ибраһим Байчора Төркиядә туган карачәй кешесе.

news_top_970_100
АКШта полиция башлыгы вазифасына керешкәндә кулын Коръәнгә куеп ант биргән

АКШ тарихында үзенчәлекле вакыйга - АКШта полицейский вазифасына керешкәндә кулын Коръәнгә куеп ант биргән һәм бу церемониягә имамны да чакырган.

Нью-Джерси штатының Патерсон шәһәренең полиция җитәкчесе итеп Ибраһим Байчора сайланган. Ул чыгыш белән Төркиядән, милләте буенча карачәй халкыннан.

Церемония вакытында полиция җитәкчесе кулын Библиягә куеп ант бирә. Ибраһим Байчора Библияне Коръән белән алыштыруны сораган. Ант биргәннән соң полицейский имамны чакырган, ул хезмәтен Аллаһтан сорау белән башлап җибәрү кирәклеген әйткән. АКШ байрагыннан тыш церемониядә Төркия байрагы да булган.

Җирле хакимият, полиция башлыгының мөселман булуын белеп, аның үтенечен кабул иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100