Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«АКШка күченеп, агачтан акча җыярмын дип уйладым» — Эльвинаның чит илгә китү тарихы

Эльвина Шәгалиева — Башкортстан кызы, хәзер Американың Иллинойс штатында яши. Эльвина миңа гаиләсе белән чит илгә күченүе, Америка тормышы, татар ризыкларын сатып акча эшләве турында сөйләде.

news_top_970_100
«АКШка күченеп, агачтан акча җыярмын дип уйладым» — Эльвинаның чит илгә китү тарихы
Эльвина Шәгалиеваның шәхси архивы

«Америкага килгәндә кесәдә нибары 1200 доллар иде…»

«Без Башкортстанның Туймазы шәһәреннән, — дип сүзен башлады Эльвина Шәгалиева. — Татарстан белән чиктә торганга күрә, татар теле безгә якынрак. «Без почти Татарстаннан», — дияргә яратам. Башкортстанны да, Татарстанны да яратам. Туймазының бишенче мәктәбендә, аннан Стәрлетамак спорт академиясендә укыдым. Булачак ирем Илдар белән шунда таныштык — без классташлар идек. Аэродизайн өлкәсендә бизнесыбыз бар иде. Без аны саттык һәм Америкага барырга карар кылдык.

Кесәдә 1200 доллар акча гына бар иде. Бу бик кечкенә сумма, чөнки фатир арендалау нәкъ шул суммага чыга. Беренче мин күчендем, ике айдан соң ирем белән кызым килде. Ул вакытта мин Туймазы кызы белән Инстаграм аша язышып тордым (ул Америкада тугыз ел яши). Америкага килгәч, аның бүлмәсендә яшәп торырга туры килде.

Иң элек торыр урын һәм эш эзләдем. Фатир таба алмагач, тизрәк эшкә урнашу ягын кайгырттым. Туган ягымда эшмәкәр булсам, монда кемгәдер ялланып эшли торган эш эзләдем. Аерма бар. Ияләнергә туры килде. Монда тулай торак дигән төшенчә юк. Мәсәлән, өч катлы шәхси бина бар, ди. Һәр катта 3-4 бүлмә. Һәр катта берешәр аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, бәдрәф урнашкан.

«Татар халык ашларын пешереп акча эшләдем»

Татар кызлары тумыштан ук пешерә белә бит инде. Моңсу була икән, һәрвакыт татар халык ашларын әзерләргә тотынам. Бәлешләр, өчпочмаклар пешерәм. Америкага күченәм дә, акчаларны агачтан җыеп утырырмын, дип уйладым. Бу хыял чынга ашмады.

Рухи яктан авыр иде. Бер күршем татар ашларын авыз итеп карады да: «Мондый ризык Америкада бөтенләй юк», — диде. Аның шулай дип әйтүе эчемдә өмет уятты. Рус телле җәмәгатьчелек арасында татар милли ашларын заказга пешерәм дигән игълан тараттым.

Шулай итеп, беренче көннән үк беренче заказлар килә башлады. Ике ай дәвамында татар халык ашларын пешердем. Яхшы гына хезмәт хакы чыкты, шул акчаны фатир арендалауга тоттым. Бу эш белән бер елга якын шөгыльләндем. Балалары белән өйдә утырган украин, кыргыз, казах кызлары минем шөгыльне күреп, заказга пешерә башлады.

Ирем белән бер кафега менеджер булып эшкә чакырдылар. Америкада менеджер директор урынбасары буларак кабул ителә. Илдар кухня өчен, мин клиентлар өчен җавап тоттым. Бер ел эшләдек. Һә-әм… Пандемия башланды. Кафе ябылды, эшсез калдык. Күбесе шул хәлгә тарыды.

Карантин озакка сузылды. Мин янә татар халык ашларын заказга пешерергә тотындым, әмма минем кебекләр инде күп иде, конкурентлык артты, икенче яктан, халыкның акчасы да аз иде. Россиядә ничектер, Америка халкына карантин зур зыян салды.

Рус телле халык шулкадәр Америка тормышына күнеккән, өйдә үзең пешереп ашау дигәнне оныткан инде алар. Ризык әзерләргә вакыт әрәм итмиләр, якындагы берәр очсыз кафедан ризыкка заказ бирәләр.

Америкадагы сәерлекләр

Америкада яшәгәч, киресенчә, Россиядәге әйберләр сәер булып тоела башлады. Америкада бөтен нәрсә башкача. Мәсәлән:

1. Кибеттә продуктларны пакетка саласың икән, «Сез нәрсә эшлисез?» — дип сәерсенеп караячаклар. Америкада сатып алучы ашамлыкларны пакетка салырга тиеш түгел, аңа салып бирәләр.

2. Түшәмдә ут юк. Дөресрәге, зал һәм йокы бүлмәсендә ул бөтенләй юк. Аш бүлмәсе, юыну бүлмәсендә, керү ягында булырга мөмкин. Монда күбрәк светильниклар кулланыла.

3. Фатирларда обой, тарттырылган түшәмнәр, тәрәзә төпләре юк. Тәрәзләр зур — тездән алып түшәмгә кадәр. Пәрдә кормыйлар, жалюзи гына куялар. Барлык подъездларда ковролин җәелгән. Кеше шкаф алып интекми, ул инде фатирларда ясалган, әзер.

4. Зал бүлмәсе аерым бүлмә булып саналмый. Мәсәлән, Россиядәге өч бүлмәле фатирны Америкада ике бүлмәле дип кабул итәләр. Залда кеше йокламый, ул бары тик күрешү, сөйләшү урыны гына. Шунлыктан, Америкада бер бүлмәле фатир алдык дисәң, безнеңчә ул ике бүлмәле булып чыга.

5. Кухняда бары тик ризык кына әзерлиләр. Ризыкны башка урында — махсус ясалган туклану бүлмәсендә ашыйлар.

6. Балага аерым бүлмә булырга тиеш. Залда гына йокласа, ярамасмы, диләр. Юк, монда андый рөхсәт юк. Шуңа күрә өч кешелек гаиләгә, безнеңчә әйтсәк, өч бүлмәле фатир алырга туры киләчәк.

7. Иммигрантларга бушлай аена өч тартма ризык бирелә. Документ сорап тормыйлар.

7. Розеткадан 110 Вольт килә (Россиядә — 220 В), розетканың тишеге дә башка төрле.

«Инглиз телен белмичә дә эшкә урнашып була»

Америкада инглиз телен белү мөһим. Хәер, тел белмичә дә эшкә урнашырга мөмкин. Әмма Америка кешеләре белән аралашмыйча, телне өйрәнә алмыйсың. Эш белән тәэмин итүче моны бик яхшы аңлый. Шуңа күрә сине чыныктыру өчен күбесе эшкә алырга омтыла. Документ, килешү, программалар — барысы да инглиз телендә. Инглиз телен шартлыча ике төргә бүлеп карар идем: офис теле (катлаулы һәм озын сүзләр) һәм урам теле (туклану урыннары, җәмәгать транспорты, кибеттә кулланыла торган сөйләм).

Америкага киткәндә инглиз телен мәктәп дәрәҗәсендә генә белә идек. Ипилек-тозлык белсәк тә, аңлаша алдык. Клиентлар белән һәр көн аралашу нәтиҗәсендә ике ай эчендә сөйләшергә өйрәндем, шомардым. Проблема тумады. Аннан соң, монда инглиз теленең Америка варианты белән сөйләшәләр, ә мәктәптә Бөекбританиянекен өйрәттеләр. Сөйләм, акцент һәм кайбер сүзләрдә аерма бар.

Татарча, русча, инглизчә беләбез бит инде. Алар бутала. Кафеда эшләгәндә әни белән төшке ашта телефоннан татарча сөйләшәм дә, клиентлар килгәч, инглизчәгә күчәм. Берәр инглиз сүзен онытам икән, синонимын уйлар урынга, ялгыш татар сүзен әйтеп салам. Клиент та, мин дә көлеп куябыз.

Әмма инглиз телен күбрәк өйрәнгән саен, татар теле онытыла бара һәм татар сөйләмендә акцент барлыкка килә. Америкага килгәндә татар телендә иркен аралаша ала идем. Хәзер аңлавын аңлыйм, акрынрак кына сөйләшә алам.

Телне онытмас өчен татар җырларын тыңлыйбыз, ирем белән татарча сөйләшәбез. Кызыбыз үсеп килә, ул да татарча яхшы аңлый, акрынлап сөйләшә ала.

Әгәр сез монда журналист булып эшләргә, Америкада популяр булган «New York Times» редакциясенә урнашырга телисез икән, кабул итмәячәкләр. Америка югары уку йортын тәмамлау — шарт. Штат яки шәһәр редакциясенә алырга мөмкиннәр. Әйтик, бездә украин халкы яши торган «Украина авылы» районы бар, алар сезне инглиз телен белмәсәгез дә эшкә алачак. Портфолио, диплом, чыккан мәкаләләрегезне күрсәтү, үзегез белән таныштыру кирәк, әлбәттә.

«Бәхетсез җаннар» һәм «американлашу»

Рус телле халык эшкә үз халкын алырга тырыша, чөнки американнар эшне акрын, сузып эшләргә ярата. Безнең халык (аеруча татар халкы) эшне җиренә җиткереп, секунды, минуты белән шалт-шолт эшләп бирә.

Тик мондагы рус халкы Россиядән күченеп килгәннәргә ярдәм итәргә атлыгып тормый. Бирегә күченсәгез, моңа алдан әзер булыгыз. Мәсәлән, Мексикадан килгән кешеләр бер-берсенә ярдәм итеп тора, аларда «син кем дә, мин кем» дип, аерып карау юк. Ә Казан кешесе Мәскәү кешесен аңламаячак, чөнки алар икесе ике дөньядан. Әйтергә теләгән фикерем — рус кешесе шатлыгыңны синең белән уртаклашса да, авыр вакытта ярдәмгә килмәячәк.

Ун еллап монда торган эмигрантларны беләм, алар әлегәчә инглиз телен белми, рус кешеләре белән генә аралашып яшиләр, Америкага күченгәннәрен кабул итмиләр. Аларны «бәхетсез җаннар» дип тә атап була. Шушы кешеләр үз урынын, үз эшен, йортын тапкан рус кешеләрен яратмый.

Америка тормышына ияләнеп, «Америка кешеләре”нә әйләнгәннәр дә юк түгел. Туган якны искә алалар, сагыналар, әмма кайтасылары килми. Гореф-гадәтләрне, телне онытканнар, үзаң да юк. Бер язылучым: «Сеңлем Америкада егерме еллап тора. Бер тапкыр да кайтканы булмады, хәтта әбисен җирләргә дә кайтмады, әнигә ярты елга бер тапкыр шалтырата», — дип сөйләде.

Сүз дә юк, мин дә туган ягымны, авылымны сагынам. Америкада һава да башка төрле, исе дә аерыла. Тик кире күченеп кайту турында уйлаганыбыз юк. Киресенчә, туган як мохитен үзебездә булдырасыбыз килә. Татарлар бергә очраша торган урын ачарга телим.

Америка — судлар һәм кораллар иле

Америкада медицина өлкәсе Россиягә караганда яхшырак. Табиблар диагнозны дөрес куймаса, син аларны судка бирә аласың. Шунлыктан, йөз кат тикшереп, йөз кат үлчәп кенә нәтиҗә чыгаралар. Мәсәлән, МРТ ясатсаң, аның кәгазен кулыңа бирмәячәкләр. Кулыңа эләксә, икенче бер табибка барып, башка диагноз барлыгын ачыклыйлар икән, син рәхәтләнеп судка бирә аласың. Бер яктан, ышанычлы, икенче яктан, диагнозны ачыклау өчен озак вакыт китә. Саргаеп көтеп утырмас өчен, түләүле клиникага барабыз.

Гомумән, Америкада кешенең шәхси тормышына кысылмыйлар. Синнән күпме хезмәт хакы алганың турында беркайчан да сорамаячаклар, синең начар кыяфәттә булганыңны да беркем әйтмәячәк. Әйтик, кемдер синең кибеттә йокы күлмәгеннән басып торганыңны күреп, кырын карап китә икән, киләсең дә, «Мин сине судка бирәм», — дип әйтәсең. Кибет хезмәткәрләреннән яшерен камера язмасын сорап аласың.

Шунлыктан, Америка халкы башкаларны хөрмәт итәргә күнеккән. Судтан куркудан гына түгел бу. Төптән уйлап карасаң, кемнедер тышкы кыяфәте өчен сүгеп утыру — матур күренеш түгел, шулай бит? Бу мәсьәлә уйлап эшләнелгән.

Шәһәр читендә аткан тавышлар ишетелми, тыныч. Гадәттә, бу күренешкә көньяк районнарда тап буласың. Чикаго шәһәре тирәсендә җинаятьчелек чәчәк ата. Наркотик кулланучылар атышырга мөмкин. Коралны барлык штатта да ирекле кулланырга рөхсәт юк. Безнең штатта рөхсәт ителә. Әйтик, сиңа урамда кемдер яный икән, коралыңны чыгарып куркыта аласың, һавага атарга да була. Шул рәвешле, һөҗүм иткән кешедән котыласың.

Аннан соң, коралны һәркем дә сатып ала алмый. Аны алыр өчен син психологик тестлар үтәргә тиеш, сине бар яклап тикшерәләр. Бар өлкәдә дә баланс бар.

Америкада фастфуд популяр. Ресторанда тукланучы бай кешеләр атнасына бер тапкыр булса да бургер ашый. Кафелар исәпсез-хисапсыз. Эштән кайтканда шуңа игътибар итәм: аш һәм салатлар сата торган кафе янында ике машина булса, бургерлар, хот-доглар сатыла торган кафе кырыенда егермеләп машина тезелгән. Шунысы кызык: Америкада «Макдоналдс» популяр түгел. Анда, гадәттә, аз керемле кешеләр туклана — ул бик очсыз. Тәме ягыннан да мактанырлык түгел, Россиядә тәмлерәк әзерлиләр кебек тоелды миңа.

«Эшлисең икән, яшәп була»

Әгәр дә син эшлисең икән, бу илдә ач-ялангач калмыйсың. Яшәргә җитәрлек акчаң була. Эшләмәсәң, яшәп булмый инде. Россиядә син эшләп тә очын-очка ялгап яшәргә мөмкинсең. Америкада алай түгел. Эшлисең икән, барысы да була. Сине эшсезләр исемлегенә кертәләр дә сиңа яраклы эш тәкъдим итәләр яки үзең эзлисең. Эш тапканчы пособие акчасына утырырга була. Иллинойста пособиенең минималь күләме — аена бер кешегә 1200 доллар.

Америкада хезмәт хакын сәгатьләп түлиләр. Безнең штатта сәгатенә 12 доллар минимум санала. Атнасына биш көн, сигез сәгать эшләсәң, аена кулыңа 2000 доллар аласың. Берүзең килдең, ди. Бүлмә өчен 400 доллар түләсәң, азык-төлеккә максимум 600 доллар тотыла. 600 долларга машина сатып ала аласың.

Америкага килгәнче, мин анда биек-биек таш биналар гына бардыр дип уйлый идем. Без торган урында андый нәрсә юк. Биек биналар бары тик штатның баш шәһәре — Чикагода гына. Нью-Йорк шәһәрендә дә шулай — шәһәр үзәге Даунтаун гына биек биналар белән тулган. Калган җирдә бары тик 2-3 катлы биналарны гына күрергә мөмкин. Дүрт каттан да артмый торгандыр.

Фильмнардан караганда, Америкада урын юк, кысылышып яшиләр, өйләр тыгыз төзелгән дигән фикер туа. Чынлыкта бу алай түгел. Буш урын, яшеллек бик күп. Каен да, эрбет агачы да үсә. Өй янында кыргый хайваннардан кыр кәҗәсе, тиен, болан, болын бүреләре, кыр казлары, кыргый үрдәкләр очрый. Чагыштырып карасак, Яр Чаллы шәһәрендә яшеллек безнең шәһәргә караганда азрак.

«Украиннар татар ризыкларын ярата»

Татар халык ашларын әзерли башлагач та, беренче заказларны украиннар алды. Гаҗәпкә калдым. Ул халык татар мәдәниятенә якын. Украиннар Кырым татарлары мәдәнияте белән таныш, шуңа күрә безнең ашларны үз иттеләр. Игъланны күрүгә үк украиннар: «Теге яки бу ризыкны әзерлисезме?» — дип хатлар җибәрде.

Мондагы украиннар яшь вакытларында Уфа тирәсендә армиядә хезмәт иткәннәр. Бәлкем, шуңадыр да татар ашларын яратканнардыр.

Монда украин, рус ашларын сату нокталары күп таралган. Ә мин татар ашларын сату үзәкләрен ачарга хыялланам. Табыш өчен түгел, ә җан тарткан өчен. Һәр кешенең үз хоббие була, татар ашларын пешерү, аны башка милләт кешеләренә дә таратудан тәм табам. Аннан соң, татар ашлары аркылы татар милләте барлыгын да аңлатып булыр иде. Өметләрем акланыр дип уйлыйм.

«Мин — татар кызы», — дигәч, Америка халкы: «Кем?» — дип кабатлап сорый. Монда инде географик аңлатмаларга күчәргә туры килә: Россия дигәч, Мәскәүне күзаллый алар. Уфаны белмиләр. Ә менә Казан дип әйтә башлагач, әйе-әйе, ишетеп беләбез, диләр. Димәк, Казанны беләләр. Тарихка да тукталам. Ә инде рус телле халык татарларны белә.

Американың сәер законнары, республиканнар һәм демократлар турында

Америкада штатлар өч төрлегә бүленә: республиканнар, демократлар һәм шуларның арадашчылары. Республиканнар — хәерчелекне бетерү, эш тәкъдим итү яклы, эшләргә теләмәгәннәргә пособие бирдертмиләр. Алар эш урыннарын булдыра. Демократлар эшләмәгәннәргә пособие түли, балаңны берүзең тәрбиялисең икән, шулай ук пособие, бушка фатир бирәләр. «Бар, эшлә!» белән «без сиңа ярдәм итәбез» арасында аерма зур. Авыр хәлгә калсаң, демократлар сиңа ярдәм кулын суза. Республиканнар иммигрантларны яратмый.

Һәр штатта дүрт ел саен сайлаулар уза, Америкада һәр штат — аерым дәүләт кебек. Гомумамерика һәм гомумштат законнары бар. Бер штатның законы икенчесеннән аерыла. Моннан биш минут ераклыктагы Висконсин штатына барабыз икән, икенче мохиткә эләгәбез. Мәсәлән, бездә жирафның муенына утырып балык тоту рөхсәт ителми. Бездә билгеле бер урыннарда гына машина куярга яраса, Висконсинда чикләүләр юк.

Иллинойс — демократлар штаты. Бездә барлык кануннар үтәлде — карантин вакытында мәктәпләр, ашау урыннары һ.б. ябылды. Бар нәрсә катып калды. Флорида штатында демократлар да, республиканнар да бар. Пандемия вакытында шунда бардым. Бар нәрсә дә ачык иде: битлегең генә киелгән булсын. Кеше карантинда да эшсез калмады анда. Ә бездә эшсезлектән интектеләр. Шунлыктан, күбесе күченеп китте.

Күрше Висконсин — республиканнар штаты. «Бөтен әйберләрне япсак, керемсез, ризыксыз калабыз» — алар менә шундый фикердә. Андагы бер кибет тә карантинга ябылмады.

Без әле генә аякка басып киләбез. Ирем Илдар складта эшкә урнашты. Америкадагы иммигрантлар өчен ул киң таралган эш төре. Югарырак вазифага күтәрелергә уйлау әле иртәрәк, чөнки документлар эшләнеп бетмәгән. Күптән түгел риэлторлык агентлыгына администратор булып эшкә урнаштым.

Мине татар булып яздырганнар. Әтием белән әнием чын татар кешеләре булсалар да, башкорт дип язылган. Узган гасырда «башкорт» дип мәҗбүриләп яздырганнар, сорап та тормаганнар. Башкортстанда тудың икән, димәк, син — башкорт. Ә инде мин тугач, әни мине «татар» дип яздыруларын таләп иткән. Хәзер мәҗбүриләү юк дип беләм. Спорт академиясендә башкортлар бик күп иде. Ниндидер низаглар булмады.

«Америка татарларының татарлыкларын уятасым килә»

Рус телле халык татарлар турында ишетеп булса да белә. 2019 елда Нью-Йоркта яшәгән, Башкортстаннан күченгән бер кыз безне Сабантуйга чакырды. Нью-Йоркта татар җәмәгатьчелеге күп, милли бәйрәмебездә генә дә 80ләп кеше җыелды.

Без торган штатта 12 кешедән торган төркем бар. Узган ел үзебездә Сабантуй оештырып карамакчы идек, әмма пандемия булу сәбәпле, барып чыкмады. Быел үткәреп булырмы, белмим, тик планда бар. Унлап татар кешесен генә беләм, алар безнең штатта бар, менә шуларны эзләп табасы иде. Безнең янда Украина (Кубань) татарлары да бар.

Казах, кыргыз, үзбәк кешеләре дә бар. Ашларыбыз охшаш. Интернациональ гаиләләр дә яши: мәсәлән, татар кызы кыргызга кияүгә чыккан да, кыргыз берләшмәсенә кергән. Менә шундый кешеләрне дә эзләп табып, татарлыкларын уятасым килә».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100