news_header_bot
Язманы тыңлагыз

АКШ башкаласында туйда бию тыелды

Кияү һәм кәләшләр туйны уздыру өчен башка урын эзли.

news_top
АКШ башкаласында туйда бию тыелды
https://pixabay.com

АКШның башкаласы Вашингтон шәһәрендә туйларда биергә рөхсәт ителми. Бу турыда мэр Мюриел Баузер карарына сылтама белән Fox 5 хәбәр итте.

Колумбия округындагы бу карар коронавирус чикләүләре белән бәйле. Биегәндә кешеләр бер-берсенә бик якын килә, бер-берсенә орыналар, бу COVID-19 куркынычын арттыра, дип аңлата мэрия.

Мэриянең карары туй оештыручылар арасында шау-шу куптарган. Шактый гына парлар туйны башка төбәктә уздыру җаен карый. 

Коронавируска бәйле чикләүләр нәтиҗәсендә инде болай да туйларга кешеләрне аз чакыралар, хәзер исә биюдән дә мәхрүм итәләр, дип зарлана кияү белән кәләшләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар