Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШ Украинаны финанслауда «мичкә төбенә» төшеп җиткән – РИА Новости

news_top_970_100

Америка Кушма Штатлары Киевка хәрби ярдәм күрсәтүдә «мичкәнең төбенә» җиткән. Бу хакта Дәүләт департаментының рәсми вәкиле Мэттью Миллер әйткән, дип яза РИА Новости.

«Украина иминлегенә ярдәм итүгә килгәндә, без – мичкә төбендә», – дигән ул.

Миллер әйтүенчә, АКШ бәяләмәләренә караганда, Украинаны бик авыр кыш көтә.

АКШ Президенты Джо Байден, Израиль һәм Украинага ярдәм итү өчен, баштарак 106 миллиард сораган булган, әмма бертавыштан хуплау тапмаган. Күпчелеге республиканецларга караган вәкилләр палатасы бары тик Израильгә ярдәм итүне хуплаган, тик демократлар контролендәге сенат бу инициативаны кабул итмәгән. Байден, конгресс мондый документны раслаган очракта, Украинадан башка Израильгә генә ярдәм итү турында закон проектын имзаламаячагын әйткән. Ә вәкилләр палатасында республиканецлар Киевка ярдәм итү турында аерым фикерләшүне таләп итә.

«NBC News» телеканалы мәгълүматлары буенча, ике партия вәкилләре дә Байденның Украина, Израиль һәм Тайваньга өстәмә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе турында килешергә тырышкан. Бу сөйләшүләр демократларның республиканецларның миграция законнарын кырысландыру турындагы таләпләре белән килешмәүләре аркасында уңышсыз тәмамлана.

Америка элек бүлеп биргән акчалар бетеп бара, шуңа күрә Украинага җибәрелә торган кораллар кими. Ноябрь башында Ак Йортның стратегик коммуникацияләр координаторы Джон Кирби әйтүенчә, Россия махсус операция башлаганнан бирле, Вашингтон барлык акчаның 96 процентын Киевка ярдәм итү өчен сарыф иткән.

Әгәр конгресс Украинага ядрәм итү турында хәзер килешә алмаса, моны Яңа ел каникулларыннан соң (конгрессменнар өчен – 14 декабрьдән, ә сенаторлар өчен 15 декабрьдән башлана) эшләргә туры киләчәк. Вәкилләр палатасы үзе эшчәнлеген 9 гыйнвардан, ә сенат 8 гыйнвардан башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100