Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШ Украинага ярдәм итүне туктатып тора

«Российская газета», күзәтүчеләр фикеренә таянып, Украина 2024 елның беренче яртысында ук Россиягә җиңелергә мөмкин, дип яза.

news_top_970_100
АКШ Украинага ярдәм итүне туктатып тора
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

АКШның Украинага алга таба ярдәм итү өчен акчасы юк, дип белдергән Ак йорт вәкиле Джон Кирби. Бу турыда «Риа Новости» хәбәр итә.

«Президент соңгы пакетны имзалады, һәм аны тулыландыруга дигән акча шуның белән бетеп тора. Украинага ярдәмне дәвам итү өчен, безгә Конгрессның хуплавы кирәк», – дигән Ак йортның Милли куркынычсызлык советы стратегик коммуникацияләр координаторы брифингта.

Джон Кирби сүзләренчә, президент Джон Байден 27 декабрьдә имзалаган соңгы ярдәм чаралары да әле тулысынча Украинага барып җитмәгән. Моңа «атналар» үтәргә мөмкин икән.

Декабрь азагында дәүләт секретаре Энтони Блинкен 2023 елда Украинага биреләчәк соңгы хәрби ярдәм чаралары 250 млн доллар буласын игълан иткән иде. Киев өчен Ак йорт карамагындагы акча шуның белән беткән. Конгресс өстәмә чыгымнарны хуплаганчы, Украинага яңадан корал тапшыру көтелмәячәк.

Әгәр Ак йортның Украинага ярдәм итү ихтыяҗы булса, аны Конгрессның 2 палатасы да расларга тиеш. Әлегә Республикалылар палатасы Киев хакимиятенә акча бүлеп бирүне хупламавын белдерә. Хуплау булсын өчен, Джо Байден администрациясе АКШ чикләрен яклау алымнарын үзгәртергә тиеш. Нәтиҗәдә, Ак йорт белән Конгресс арасында компромисс табылмаган, ә хәзерге президент яклы Вәкилләр палатасы кышкы ялга киткән.

«Российская газета», күзәтүчеләр фикеренә таянып, Украина 2024 елның беренче яртысында ук Россиягә җиңелергә мөмкин, дип яза. Дональд Трамп Республикалылар партиясеннән президент вазифасына кандидат сыйфатында беркетелсә, Конгресста Республикалылар Украинага ярдәм итү турында закон проектын үткәрмәячәк. Экспертлар фикеренчә, Киев, АКШ ярдәменнән мәхрүм калса, 1000 километрлы фронт линиясен саклап тора алмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100