news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

АКШ Украина гаскәрләре өчен тагын да күбрәк хәрбиләр әзерләргә ниятли

news_top
АКШ Украина гаскәрләре өчен тагын да күбрәк хәрбиләр әзерләргә ниятли
Абдул Фархан фотосы

Америка Кушма Штатлары хакимияте Украина хәрбиләренең әзерлеген киңәйтү мөмкинлеген карый. Бу хакта CNN телеканалына сылтама белән «Интерфакс» яза.

Әлеге программа нигезендә, АКШ аена Украинадан 2,5 меңгә кадәр хәрбине укытырга планлаштыра. Моннан тыш, аларга сугыш алып баруның катлаулырак тактикасын, шулай ук артиллерия ярдәме белән пехота маневрларын координацияләүне дә өйрәтәчәкләр.

Бер чыганак хәбәр иткәнчә, бу программа Украинаның Польшада һәм Бөекбританиядә узган әзерлегенә караганда көчлерәк һәм колачлырак булачак.

Хәзерге вакытта бу тәкъдим АКШ хакимиятенең ведомствоара тикшерүен уза.

Хупланган очракта, яңа күнегүләр режимы Графенверда (Германия) АКШ армиясе базасында узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар