Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШ тарихында беренче тапкыр: Трамп порноактрисага акча түләгәнен яшереп калуда гаепләнә

news_top_970_100

Нью-Йоркның присяжныйлар суды Американың элекке президенты Дональд Трампны җинаять маддәсе буенча гаепле дип тапты. Манхэттенның җинаять суды Дональд Трампны порноактирса Сторми Дэниелска акча түләүләрен яшереп калдыру өчен документлар фальсификациясе эше буенча барлык 34 пункт буенча да гаепле дип таныды.

Трамп Америка тарихында җинаятьтә гаепләнгән беренче президент булды.

Карар чыгаргач, Трамп кабаттан үзенең гаепсез булуы турында белдерде, шул ук вакытта АКШ президенты Джо Байден администрациясен присяжныйлар карарына катнашы булуда гаепләде.

Дональд Трамп бу судны «хурлык һәм мошенниклык» дип атады.

«Моны, үзенең сәяси оппонентына зыян салу өчен, Байден администрациясе эшләде. Мин моны хурлык дип саныйм. Без ахырга кадәр көрәшәчәкбез һәм җиңәчәкбез, чөнки илебез тәмугка әйләнде», – дип сөйләгән Трамп журналистларга.

Трамп барыбер президентлыкка кандидат булып барачагын һәм чын хөкем карарын (ә бу хурлыкны түгел) аңа 5 ноябрьдә – президент сайлауларында тавыш бирүчеләр чыгарачагын әйтте. АКШ законнары җинаять эзәрлекләвендә булган кешегә дә президентлыкка кандидат булырга рөхсәт итә.

Бу эш буенча хөкем карары 11 июльдә чыгачак, дип хәбәр итә «Washington Post» басмасы.

Трамп апелляция бирергә җыена. Бу эш пронойолдыз күсрәтмәләре буенча алып барыла, аның күрсәтмәләре бик ышандыра торган булып чыккан. АКШта хәтта хөкем ителгән кешегә дә президентлыкка кандидат булу тыелмый. Әмма демократлар барлык төп штатларда сораштырулар әзерләгән һәм сораштыруда катнашучыларның күпчелеге хөкем ителгән кандидатка беркайчан да тавыш бирмәячәкләрен әйткән. Хөкем карары чыгарачак судья Хуан Мерчан – милли азчылык, Колумбиядә туган, демократ.

77 яшьлек Трампка 4 елга кадәр төрмә яный. Тик экспертлар фикеренчә, аның яшен һәм элек хөкем ителмәгән булуын исәпкә алып, аңа төрмә срогы билгеләүләре икеле. Шартлы срок булырга мөмкин, аңа штат чигеннән чыгар өчен хакимияттән рөхсәт кирәк булачак. Шулай ук, Трампка штраф салырга мөмкиннәр, әмма ул элеккечә үк ноябрьдә узачак сайлауларда катнашырга һәм, сайланган очракта, президент вазифаларын башкарырга хокуклы булып кала.

Сторми Дэниелс – 1979 елда туган, Америка порноактрисасы. 2018 елның гыйнварында «Wall Street Journal» басмасы АКШ президенты Дональд Трамп 2016 елда Дэниелс белән мөнәсәбәтләрдә булуын һәм, бернәрсә дә сөйләмәсен өчен, аңа 130 мең доллар түләгәнен язып чыга. Актриса Трампны һәм аның адквокаты Майкл Коэнны судка бирә. Ә болар, җавап итеп, Дэниелсны ялган сөйләүдә гаепләп чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100