Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШ тарихында беренче очрак: экс-президент Трампны җинаять кылуда гаепләргә мөмкиннәр

news_top_970_100

Америка тарихында беренче тапкыр илнең экс-президентын җинаять кылуда гаепләргә мөмкиннәр. Матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, Дональд Трампны порноактриса Сторми Дэниэлска «дәшмәве» өчен түләгәндә документларны фальсификацияләүдә гаепләргә мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости яза.

Әмма бу тарихта билгесезлекләр шактый. Гаепләүне ничек белдерәчәкләре, Нью-Йоркта гаепләү белдергәндә Трамп шәхсән үзе булачакмы, аны кулга алачаклармы – болар әлегә билгесез. 

Дэниелс (чын исеме Стэфани Клиффорд) 2018 елда җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булды. Ул вакытта Wall Street Journal басмасы, 2016 елда президент сайлауларында Трамп кандидатурасын тәкъдим иткәнче, аның адвокаты Майкл Коэн актрисага 130 мең доллар акча түләгән, дип язып чыккан иде. Бу – актрисаның президент белән мөнәсәбәтләрен әйтмәү турында килешү нигезендә эшләнгән. Дэниэлс Трамп президент булганчы, аның белән мөнәсәбәтләре булганын әйткән иде. Ак йорт бу мәгълүматны инкарь итте. Экс-президент үзе дә Дэниелс белән мөнәсәбәтләре булуын да, үзе ягыннан хокук боза торган гамәлләре булуны да кире какты. 

Дәшмәү өчен акча түләү факты булган булса да, монда бернинди дә җинаять юк. Әмма бу акча президент сайлауларына 1 ай кала түләнгәнгә күрә, Трампның тәнкыйтьчеләре акча тапшыруны сайлау кампаниясе кагыйдәләрен бозу дип саный.

Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Трампка карата гаепләү документацияне фальсификацияләүгә кагылачак, чөнки актрисага түләнгән акча соңрак «юридик чыгымнар» дип язылган була. Шулай да, Нью-Йорк законнары буенча, документларны фальсификацияләү криминаль хокук бозу булып саналырга мөмкин. Бу хәлләр начар төгәлләнгән очракта, Трампка 4 елга кадәр төрмә яный.

Күзәтүчеләр фаразлаганча, Нью-Йорктагы залог биреп иреккә чыгу турындагы яңа кагыйдәләр нигезендә, Трамп үзенә гаепләү белдергәннән соң ук азат ителергә мөмкин.

Матбугат чараларында билгеләп үтелгәнчә, Трампны гаепләү аның президент ярышларында катнашуына комачауларга тиеш түгел, чөнки хокук өлкәсе экспертлары, Конституция кешеләргә «гаепләүләр белдерелсә, бу аларга Президент булуны» тыймый, дип белдерә.

Шул ук вакытта Америка эшкуары Элон Маск Трампны тоткарлау 2024 елгы президент сайлауларында аңа кабат сайлануны тәэмин итәчәк дип белдерә.

Трампны гаепләүнең аның тарафдарларында протестлар тудырачагы һәм аларның ни дәрәҗәдә массакүләм булачагы әлегә ачык түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100