Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШ сәясәтчеләре Джо Байденны деменциягә тикшерүне таләп итә

news_top_970_100

Американың Вәкилләр палатасыннан 38 «республиканец» Джо Байденны акыл эшчәнлегенә когнитив (баш миенең дөньяны кабул итәргә сәләте) тест уздыруны таләп ителгән хат имзалаган.

Алар моны Байденның хәтере чуалу, абынып китүе һәм хәрәкәтләре буталчык булу белән аңлатыла. Башында 2013-2018 елларда президентларны дәвалаган табиб, хәзер сенатор Ронни Джексон булган төркем АКШ президентының акыл ягыннан сәламәт булуына шик белдерә, дип хәбәр итә «Fox News» телеканалы.

«Джо Байден бөтен дөньяга үзенең тәртиптә булмавын күрсәтте. Америка халкы үз президентының когнитив мөмкинлекләре турында белергә хаклы», – дигән ул. Аның фикеренчә, когнитив тест Байденның деменция, Альцгеймер чире, Паркинсон чире, склероз кебек авырулар белән чирләвен ачыклар иде.

81 яшьлек Байден якын арада ел саен медицина тикшерүе узарга тиеш була. Әмма исемлектә когнитив тест юк, дип язган «Washington Times».

«SHOT» телеграм каналы Джо Байденның ялгыш «һава белән күрешүе» кебек видеоларны туплаган.

Ак йортның матбугат сәркатибе Жан-Пьер әйткәнчә, узган елгы тикшеренү вакытында Байденның сәламәтлек белән бәйле бернинди проблемасы да ачыкланмаган, ул сәламәт һәм энергияле, президент вазифаларын уңышлы башкарырга сәләтле.

Үз чиратында Байден сайлау алды штабындагы ярдәмчеләренә көчләрен активлаштырырга һәм элекке президент Дональд Трампны икенче президентлык срогы өчен яраксыз һәм үз-үзен белештерми торган итеп күрсәтергә кушты, дип хәбәр итә «CNN» телеканалы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100