Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШ нинди очракта Зеленскийга корал бирүдән туктарга мөмкин?

news_top_970_100

Америкага ниятләренә зыян килгән очракта АКШ Киевка корал бирүдән туктарга мөмкин, дип яза The American Conservative журналында сәясәт күзәтүчесе Патрик Бьюкенен. Бу хакта РИА Новости яза.

Автор фикеренчә, Көнбатышта «карчыгалар» – сугыш тарафдарлары – күбрәк булып чыккан. «Америкада «сугыш партиясе» Россия белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшүен көтә», – дигән ул. Аның фикеренчә, конгресска республика партиясе вәкилләре килгәнче, демократлар Байденның үтенечен канәгатьләндереп, тагын 38 миллиард долларлык корал бирү турында карар кабул итәчәк. Бу исә – АКШ Украинага язга кадәр корал бирәчәк, һәм конфликт та шул вакытка кадәр дәвам итәчәк, дигән сүз.

АКШның Дәүләт департаменты исә Россия үзенеке дип атаган төбәкләрне беркайчан да танымаячак дип белдерде, дип яза РИА Новости. Бу хакта департаментның рәсми вәкиле Нед Прайс әйтте. «Россия 2014 елда һәм хәзерге вактта аннексияләгән төбәкләрне АКШ беркайчан да танымаячагын аңлатты», – дигән Прайс. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100