АКШ, Испания, Италия һәм Греция Киевтагы илчелекләрен эшеннән туктаткан
Чит илләр, шул исәптән АКШ, Киевтагы илчелекләрен 2022 елның февралендә – махсус операция башланыр алдыннан япкан иде. Соңрак, җәйгә таба, алар илчелекләрен кабат ачты.
Россия тарафыннан ракета һөҗүме ихтималы аркасында, АКШ, Испания, Италия һәм Греция Киевтагы илчелекләрен япкан. Хәзер алар халыкка хезмәт күрсәтми, кешеләрне кабул итми. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.
Баштарак Америка илчелеге бөтен Украина буенча ракета һөҗүме ихтималы белән бәйле рәвештә дипломатларның «иминлегенә куркыныч янау» турында мәгълүмат булуын хәбәр иткән иде. Соңрак Испания, Италия һәм Греция илчелекләре шулай ук үз вәкиллекләрен ябу турында игълан итте.
Кремль һөҗүм ихтималы турында мәгълүматка аңлатма бирүдән баш тартты. Дмитрий Песков сүзләренчә, «бу мәсьәлә махсус операция барышына бәйле һәм Россия Оборона министрлыгы прерогативасы булып тора».