Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШ һәм Кытай лидерлары очрашуында Тайваньда конфликт булу ихтималына ачыклык кертелде

news_top_970_100
АКШ һәм Кытай лидерлары очрашуында Тайваньда конфликт булу ихтималына ачыклык кертелде

Кытай лидеры Си Цзиньпин АКШ президенты белән сөйләшү өчен Сан-Францискога килде. Очрашу нәтиҗәләре турында «РИА Новости» яза.

Инде күптән хәрби экспертлар, сәясәтчеләр «Кытай Тайваньга һөҗүм башларга мөмкин, һәм Азиядә дә зур конфликт башлануы ихтимал» дип фаразлый. Тайвань – милләте буенча кытайлар яшәгән утрау, аны Кытай үз җире дип саный, әмма Тайвань – мөстәкыйль дәүләт, аларның АКШ белән мөнәсәбәтләре бик яхшы. Аеруча Украинада конфликт башлангач, Кытай Тайваньга бәреп керер, дигән фаразлар артты. Әмма кайбер сәясәтчеләрне дә гаҗәпкә калдырып, Кытай лидеры АКШ президенты янына килеп, күзгә-күз очрашты. Менә ул сөйләшүләрнең кайбер нәтиҗәләре.

Кытай белән АКШ хәрби көчләрнең уртак эшчәнлеген яңарту турында килеште.

Кытай алдагы елларда Тайваньга карата хәрби планнары булмавын белдерде.

Кытай үзенә карата кертелгән санкцияләрне бетерүне сорый.

Байден Си Цзиньпинны 2024 елда АКШта узачак сайлауларга катнашмаска кисәткән.

Байден Си Цзиньпинны «диктатор» дип атый иде. Ул сөйләшүләрдән соң да шул ук фикердә калуын әйтте. Әмма ул сөйләшүләрдән риза булып калуын, «прогресска ирешүен» әйтә.

Си Цзиньпин АКШ белән Кытай арасында «якты киләчәк» булачагына ышануын әйтте.

Си Цзиньпин әйтүенчә, Кытай белән АКШ арасында сугыш чыкса, бу ике ил өчен дә «чыдап булмастай» нәтиҗәләр тудырачак, ә дөнья ике илнең дә чәчәк атуы өчен җитәрлек дәрәҗәдә зур. «Җир плантеасы ике илнең үсеше өчен дә җитәрлек зур. Бер илнең үсеше – икенчесе өчен мөмкинлекләр», – диде ул.

Си Цзиньпин дөньяның ковид эпидемиясеннән чыгып кына килүен, икътисадның нык булмавын әйтте. АКШ белән Кытай мөнәсәбәтләре дөнья өчен дә мөһим икәнен белдерде. «Кытай белән АКШ өчен «бер-береңә арт белән борылу – вариант түгел. Бу дөрес түгел», – диде Си Цзиньпин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100