Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШ чит илләрдә террорчыларга һәм наркотик җитештерүчеләргә ярдәм иткәнен белдергән

news_top_970_100
АКШ чит илләрдә террорчыларга һәм наркотик җитештерүчеләргә ярдәм иткәнен белдергән

Соңгы көннәрдә АКШның Халыкара үсеш буенча агентлыгы – USAID турында шаккаттыргыч яңалыклар еш ишетелә. Чит илләргә ярдәм итү максатыннан дип, 1961 елда оештырылган федераль ведомствога Америка ел саен 1 процент бюджетын бүлеп бирә. Ул – чит илләргә азык-төлек, гуманитар ярдәм, шулай ук демократия үсеше өчен җаваплы ведомство.

Америкага президент булып Трамп килгәч, бу оешманың кирәксез булуы, зыянлы эш белән шөгыльләнүе хакында сөйләнә башлады. Кичә, 3 февральдә, эшмәкәр, АКШ Хакимиятенең нәтиҗәлелек департаменты җитәкчесе Илон Маск USAIDны юкка чыгачагы турында хәбәр итте. Агентлык администраторы вазифаларын башкаручы итеп дәүләт сәркатибе Марко Рубио билгеләнгән.

Агентлык «көлке – һәм күп очракта явыз ниятле проектларга бик зур суммада акчалар күчереп торган» дип хәбәр ителә. Болар исемлегендә – җенес алыштыруны хуплаган проектларга, террорчыларга һәм наркотиклар җитештерүчеләргә ярдәм итү санап кителә.

Мәсәлән, USAID «Аль-Каида» (террористик дип табылган һәм Россиядә тыелган) өчен азык-төлек җибәреп торган, диелә.

Ак йорт сайтында шушындый 12 чыгым күрсәтелгән.

Алар арасында шушындый чыгымнар бар:

- Сириядәге «Аль-Каида» сугышчыларына «йөзләгән мең порция ризык» җибәргән;

- Сербиядәге эш коллективларында һәм эшлекле берләшмәләрдә җенси тигезлекне һәм инклюзивлыкны алга сөрү өчен 1,5 млн доллар җибәргән;

- Ирландиядә мюзкил кую өчен 70 мең доллар;

- Колумбиядә «трансгендер опера» кую өчен 47 мең доллар;

- Перуда «трансгендер комикс» өчен 32 мең доллар;

- үсеш алган илләрдә «персональләштерелгән» контрацептивлар һәм балалар тууны контрольдә тоту чараларын бастыруны финанслау;

- Әфганстанда мәк үстерү һәм героин җитештерү өчен кулланыла торган ирригация каналларын, авыл хуҗалыгы җиһазларын һәм ашламалар финанслау өчен йөзләгән миллион доллар бирелгән.

Сайтта «президент Трамп булганда акчаны әрәм-шәрәм итүгә, мошенниклыкка һәм явызлыкка чик куелды» диелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100