«Акрыная белергә кирәк»: даими стресс авыруларга китерергә мөмкин
Стресс – ул нәрсә, аны ничек контрольдә тотарга һәм ничек җиңәргә? Бу хакта Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психиатры, КДМАның психотерапия һәм наркология кафедрасы ассистенты Оксана Захарова сөйләде.

«Стресс – организмның табигый реакциясе. Аның күп булуы зарарлы»
Стресс – тормышның аерылгысыз өлеше. Стресс – ул организмның нинди дә булса факторга реакциясе. Бу – физик фактор булырга мөмкин, мәсәлән, кулыгызны кайнар чәйнеккә пешерсәгез, яки психоэмоциональ фактор: курку яки шатлык. Бу очракларның теләсә кайсысында организм бертөрле реакциягә керә: кортизол һәм норадреналин гормоннары бүленеп чыга.
«Стресс реакцияләре элек-электән кешегә авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән, бу аспектта алар файдалы. Әгәр гормоннар күтәрелеп, кыска вакыттан соң тынычлансагыз, организм өчен бернинди начарлык та булмый. Ул вакытта без эустресс – плюс билгесе белән стресс турында әйтәбез», – дип сөйләде Оксана Захарова.
Әгәр көчле стресс бирүче фактор кешегә артык озак тәэсир итә икән, табиб сүзләренчә, бу – сәламәтлеккә зыян китерәчәк. Бу дистресс – тискәре күренеш.
«Без барыбыз да ашыйбыз, тик кемдер артык күп ашый – бу зарарлы. Стресс белән дә шулай ук. Ул табигый, ләкин кемдәдер ул артык күп. Әгәр аның белән көрәшмәсәң, бу – сәламәтлеккә начар йогынты ясаячак», – дип аңлатты табиб.
Стрессның 3 стадиясе бар. Беренчесе – борчылу стадиясе. Гормоннар дәрәҗәсе кискен арта. Бу фазага тән күренешләре хас: кул тирли, йөрәк тибеше ешая. Организм стресс бирүче факторга шулай җавап бирә – резервларны мобилизацияли һәм үз-үзеңне көйләү механизмнарын үз эченә ала. Әгәр бу механизмнар нәтиҗәле булса, борчылу басыла, кеше тынычлана. Стресс реакцияләренең күбесе кыска вакытлы һәм бу стадиядә хәл ителә.

Фото: © «Татар-информ»
«Стрессның беренче стадиясен без нигездә сизмибез дә. Икенчесе – каршылык яки резистентлык стадиясе турында алай әйтә алмыйбыз. Ул стресс халәте озак дәвам иткәндә була. Организм үзен саклау функцияләрен саклап калырга тырыша. Арыганлык, ачулану хисе сизелә башлый. Бу стадиядә без инде стрессның тискәре йогынтысы турында сөйлибез», – ди психиатр.
Өченче стадия – талчыгу. Кешегә стресслы халәтне хәл итү авырлаша, ул апатиягә керә. Бу стадия интенсив яки озак вакытлы стресс тәэсирендә барлыкка килә.
Хроник стресс соматик һәм психик авыруларга китерә. Мәсәлән, табиб пациентның якын кешесе үлгән очракны искә төшерде, шуннан соң пациент пеләшләнгән. Бу – организмның көчле стрессны җиңә алмавы мисалы.
«Кеше – биопсихосоциаль зат. Биологик өлеш үз эченә нәселдән күчкән ниндидер йомшак урыннарны ала. Кешедә ашкайнату яки йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы булырга мөмкин. Психологик факторлар – бу йомшак урыннарга йогынты ясый торган эчке конфликтлар. «Нервлардан авырый башлау» дигән сүз – дөрес. Хроник стресс гормональ фонны нык үзгәртә, бу – авырулар китереп чыгарырга мөмкин», – ди Оксана Захарова.
Организм психологик стрессны соматизацияли, ягъни аны физик симптомга әверелдерә ала. Мәсәлән, имтихан алдыннан студентта диарея күзәтелергә мөмкин – аның организмы борчылуны шул рәвешле җиңә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Зур шәһәрләрдә яшәүче һәр өченче кеше стресска дучар»
Шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең стресс халәте бик нык аерыла. Кечкенә торак пунктларда тормыш тыныч бара, анда кешеләр тынычрак. Мегаполисларда стресс тудыручы факторлар шактый күбрәк: бик күп кеше, төнге тормыш кайнау. Нормалаштырылмаган активлык аркасында йокы һәм уяулык режимы бозыла, бу – хроник стресска китерә.
«Статистика буенча, зур шәһәрләрдә яшәүче һәр өченче кеше стресска дучар. Шулай ук интеллектуаль хезмәт белән шөгыльләнүче кешеләр дә стресска күбрәк дучар була. Күп эшләр өчен җаваплы булу артык киеренкелек тудыра, когнитив сәләтләр, игътибарны туплауда проблемалар барлыкка килә», – дип аңлатты Оксана Захарова.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар стрессны төрлечә җиңә. Ир-атлар хис-кичерешләрен бик күрсәтмәскә тырыша, үз-үзләрен чикли. Табиб-психиатр моны бик зарарлы дип саный, бу – психик тайпылыш рискларын арттыра.
Оксана Захарова табиблык практикасыннан мисал китерде. Бер кыз бик нык билгеле бер компаниягә эшкә керергә теләгән. Ул барысын да булдыра алуын күрсәтергә теләп, үз өстенә бик күп бурычлар алган. Ләкин коллектив аның тырышлыкларын күрми, аңа берничек тә ярдәм итми. Белгечкә кадәр килеп җиткәндә, ул инде бик нык талчыккан хәлдә була, омтылган эшеннән китәргә тели.
«Ул 2 ел дәвамында сәламәтлек белән проблемаларына игътибар итми, ләкин игътибар итмәскә тырышу – проблема юк дигән сүз түгел. Проблема барыбер күренәчәк», – ди психотерапевт.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Стресс ләззәт алган әйберләрне юк итә»
«Стресстан саклану өчен үзең турында кайгыртырга кирәк. Йокы режимын саклагыз. Чамасын белеп ашагыз, файдалы ризыкларга өстенлек бирегез. Үзегез өчен рәхәт булган физик йөкләнеш белән шөгыльләнегез, ул бит кәефне күтәрә. Теләсә нинди хәрәкәт файдалы. Эштән җәяү кайту да стрессны бетерә ала», – дип сөйли табиб.
Кайберәүләр: «Мин эштә ял итәм», – диләр. Психиатр моны дөрес алым түгел дип саный. Эш һәм ял аерым булырга тиеш, югыйсә эш тормыштагы бөтен нәрсәне үзе белән тутыра. Бу – сизелмәскә дә мөмкин, ләкин стресс бирүче фактор булып тора ала.
Эш көне вакытында ял өчен аралар бүлергә кирәк. Бу вакытта кәефне күтәрүче шөгыльләр белән шөгыльләнегез. Тәрәзәгә карагыз, тәмле нәрсә белән каһвә эчегез. Төшке аш тәнәфесләре һәм ял булырга тиеш.
Сулыш һәм башка тән практикаларын да стрессны кисәтү өчен кулланырга мөмкин.
«Акрыная белергә кирәк. Бик тиз баручы тормыш темпы бик нык стресска этәрә, туктап торырга һәм тормышның гади шатлыкларыннан ләззәт алырга өйрәнегез. Өстәвенә, акрынаеп һәм үз тәнеңә колак салып, авыруларны ачыкларга мөмкин – бу да үзең турында кайгыртуның бер өлеше», – ди белгеч.
«Татар-информ»нан тәрҗемә