news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Акробат хатын-кыз ире белән бергә чыгыш ясаганда һәлак булган – видео

news_top

Кытайда акробат хатын-кыз циркта ире белән бергә чыгыш ясаган чакта һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 17 апрельдә Сучжой шәһәрен янындагы бер авылда була. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.

Видеода хатын-кыз бернинди иминиятсез иренең кулына гына тотынып тора. Ир-ат исә тукыма кисәкләренә эленеп тора. Ир белән хатынны автокран күтәрә. Шул чакта хатын ычкынып төшеп китә. Ул хастаханәгә барышлый юлда үлә.

Хакимият вәкилләре моны бәхетсезлек очрагы дип атый. Чыгыш чып-чын булып тоелсын өчен, акробатларның иминияте булмаган.

«Чыгыш ясаучылар югары квалификацияле булса да, хаталар теләсә кайчан килеп чыгарга мөмкин», – ди интернет кулланучылар.

Әлеге тамашаны оештыручыларны закон буенча җәзага тартырга җыеналар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар