news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Akmal төркемендә эшләүче Арча егете Ранис: «Ул минем өчен шәп дус, остаз һәм җитәкче»

Арча егете Ранис Гарипов танылган яшь җырчы, музыкант Akmal төркемендә эшли башлаган. Ул җырчының социаль челтәрләрен алып бара, аңа контент төшерә. Бу хакта тулырак Ранисның үзе белән сөйләштек.

news_top
Akmal төркемендә эшләүче Арча егете Ранис: «Ул минем өчен шәп дус, остаз һәм җитәкче»
Фото: © Ранис Гарипов тәкъдим итте

Akmal – Россия җырчысы, җырлар авторы һәм блогер Акмаль Ходжаниязовның сәхнә псевдонимы. Ул 2003 елның 23 ноябрендә Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә туган. Соңрак Үзбәкстанның Ташкент шәһәренә, аннары Санкт-Петербургка күченгән.

Ранис, Акмаль белән ничек таныштыгыз? Ул сине үз төркеменә эшләргә кайчан чакырды?

Мәскәүдә «Лужники» стадионында «Новое радио» бер чара оештырды, анда төрле артистлар чыгыш ясады, алар арасында Акмаль да бар иде. Шунда танышып киттек тә, ул мине үз төркеменә чакырды. «Ике көн эшләп кара, туры килсәң, алырбыз», – диде. «Сынап» карагач, кабул итте. Хәзер мин аның төркемендә контент-креатор булып эшлим.

Мин аның социаль челтәрләре өчен җаваплы. Аның һәр чыккан язмаларын, видеоларын мин эшлим. Яңа рилслар, «прикол»лар, концерттан кызыклы матур мизгелләр, җырларына сниппетлар төшерү минем өстә.

Җырчы белән эшләргә җыенуыңа гаиләң нәрсә диде, алар каршы булмадымы?

Башта Акмаль төркемендә эшләячәгемне хатыныма һәм дусларыма гына әйттем. Дуслар: «О-о-о, бик әйбәт, бу бит синең өчен зур мөмкинлекләр», – диде. Хатыным бу тәкъдимгә аек акыл белән карады. Бергә утырып, бу эшнең безгә отышлы буламы-юкмы, үзебезгә нәрсә алабыз, ә нәрсәләр югалтабыз икәнне уйлаштык. Нәтиҗәдә эшләп карарга кирәк, дигән фикергә килдек.

Мин үзем «движ» яратам, миңа концертлардагы мохит ошый, шуңа үзем барыбер, ике дә уйламый, барыр идем. Ә хатын мине күктән төшерә, уйларга кирәк, дип әйтеп тора. Аның шундый булуы безнең өчен бик әйбәт тә ул.

Сез хәзер Мәскәүгә күченгәнсез, яшәү урынын алыштырырга куркытмадымы?

Юк, бер дә куркытмады. Хатынымның да, үземнең дә күптән Мәскәүгә күченәсе килә иде. Арча, Казан, Чабаксарда яшәп ардым һәм күбрәк «движ»лы урынга китәсе, үсәсе килә башлады.

Анда яшәү тагын да кыйммәтрәктер инде?

Әйе, Казан белән чагыштырганда, монда яшәү кыйммәтрәк, чыгымнар күбрәк. Яшермим, Акмаль акча ягыннан «үпкәләтми», яхшы түли, шуңа керемебез дә артты. Зур акчалар алгач, монда яшәве уңайлы, барысы да җитә.

Казан сагындырмыймы?

Дөресен әйткәндә, сагындыра. Мин Мәскәүдә бик сирәк булам, анда хатыным белән балам гына яши. Айга 42 концерт куябыз, Россия буйлап һәм башка – Үзбәкстан, Таҗикстан кебек илләрдә дә чыгышлар ясыйбыз. Хатыным белән сирәк күрешәбез, бу гастрольләр тормышының бердәнбер тискәре ягыдыр.

Бу «движуха» да арыта. Мин алардан соң Арчага кайтырга, тыныч кына мунча керергә, җаным-тәнем белән ял итәргә яратам.

«Акмаль акча ягыннан «үпкәләтми», яхшы түли»

Фото: © Ранис Гарипов тәкъдим итте

«Иң беренче чиратта төркемнең татулыгына игътибар иттем»

Акмаль төркеменә килгәч, иң беренче нәрсәгә игътибар иттең?

Иң беренче чиратта төркемнең татулыгына игътибар иттем, монда иң шәп кешеләр җыелган. Алар бер-берсенә терәк булып, бер гаилә кебек эшли. Мин дә монда үземне иркен хис итәм.

Акмаль синнән яшьрәк, аның белән уртак тел табу авыр булмадымы?

Башта – мин аны, ул мине бик белмәгәч, «элемтә» урнаштыру авыррак булды – ул да мине үзенә якын китермәде, мин дә аңа куркып кына карадым. Тик бу озакка бармады – бер атна шулай булгандыр. Хәзер, күз тимәсен, мин аны шәп дус, остаз, җитәкче итеп кабул итәм. Без хәзер шаярулар, сөйләшүләр буенча да бер дулкында.

Акмаль гадәти тормышта да сәхнәдәге кебек үкме?

Әйе. Шунысын әйтә алам: ул үз яше өчен бик акыллы. Аның күпме китап укыганын белсәң. Минемчә, сәхнәдә дә, тормышта да бер үк булуы өчен аны халык яратадыр да.

«Россия шоу-бизнесы безнекенә караганда алдарак»

Акмаль концертлары татар җырчыларыныкыннан кайсы яклары белән аерыла?

Беренчедән, Акмальның концерты өч сәгать түгел, ә бер сәгать тә кырык минут бара. Икенчедән, монда кием алыштырулар юк. Акмаль концертын үзе алып бара, бер киемдә башлый – шул ук киемдә тәмамлый да. Монда «су»да юк. Ул халыкка бик якын.

Татар эстрадасында аның белән бер рәттә булган җырчыны атый аласыңмы?

Монда урнашкач, татар эстрадасына башкачарак карый башладым. Россия шоу-бизнесы безнекенә караганда алдарак. Акмаль белән берсен дә бер рәткә куя алмыйм, кемне әйтергә дә белмим.

Әле күптән түгел Элвин Грей белән таныштым. Аның белән әллә ни күп аралашмадык та, тик, минемчә, ул Акмаль кебек тырышып, күп эшләүче җырчыдыр. Концертлары безнекеннән бераз әзрәк, тик ул да үзен тулысынча иҗатка, эшенә багышлый.

Социаль челтәрләрдә иҗатыңа кагылышлы видеоларны бетереп аткансың. Җырлаудан туктадыңмы әллә?

Юк, туктамадым, әлегә иҗаттан пауза алдым. Эшебез күп, музыкага вакыт җитми, бераз ял итеп аласым, башка сферада үсәсем килә.

Акмаль белән дуэт яздырырга теләр идеңме?

Әйе, әлбәттә. Тик музыка ягыннан ул миннән күпкә алдарак. Шуңа, аның белән дуэт яздырганчы, аңардан күп әйбергә өйрәнер идем.

«Монда урнашкач, татар эстрадасына башкачарак карый башладым»

Фото: © Ранис Гарипов тәкъдим итте

«Акмаль татарча мемнарны да өйрәнә башлады»

Акмальны татар теленә өйрәтәсеңме?

Әйе. Акмаль татарча мемнарны да өйрәнә башлады. Социаль челтәрләрдә киң таралган «да диген»не белә, үзе дә миңа шулай әйтеп куя. Казандагы концертта, «Ранис мине татар телендә «вперед» һәм «назад» сүзләренә өйрәтте. «Вперед – алга, ә назад – развернулся и алга», – дип шаяртты ул.

Күптән түгел Акмаль Казанда концертлар куеп китте, хәзер татар мәдәнияте белән кызыксына башламадымы?

Мин аны татар рестораннарына алып бардым, ул өчпочмак, чәкчәк, өлеш, бәлеш ашап карады. Акмальга өчпочмакка караганда өлеш күбрәк ошады, бәлеш, чәкчәкне дә яратты.

Әле мин аңа концертта «Ак барс» командасының джерсиен киеп чыксаң, шәп булыр иде, дигән идем, ул татарларга хөрмәтен белдереп, бу киемне киеп чыкты.

Шәп! Уңышлар сиңа, Ранис!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар