news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аккош күлендә 9 яшьлек малай батып үлгән

news_top

Казанда Зур Аккош күлендә бүген 9 яшьлек малай батып үлгән. Бу турыда «Татар-информ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Малай анасы белән пляжга килгән. Әни кеше аны өлкән балалары белән калдырган. Аннары туганнары 9 яшьлек малайны югалткан. Шуннан соң коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр.

Баланың мәетен 2 метр тирәнлектә су төбендә тапканнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 июнь 2025
    Исемсез
    Киләчәктә илне сакларга тиешле ир балалар үлә. Законнар эшләми. Ир-аттан башка хатын-кыз берни кыра алмый. Ир-атны санга сукмау - ахырзаман билгесе.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар