Үги кыз язмышы (Кәрим Кара)
Соңгы араларда кызы Гүзәлнең артык холыксызлана башлаганын тоя иде Рәйсә. Артык иркәләделәр, ирекккә салдылар, шуңа кая басканын белми башлады кыз.
Салихына яратып барды Рәйсә. Бик бәхетле хатын дип исәпли иде ул үзен. Тик менә тормышларының ямен җибәрә яздылар врачлар. Әле кияүгә чыкмастан ук, кыз нык чирләп больницада ятып чыккан иде.
Салкын тидергәнсең бөерләреңә, – диделәр аңа. Ап-ару гына булып кайткан иде ул чакта. Алып кайткан даруларын да вакытында эчте. Шуннан бирле артык сиздергәннәре юк иде бөерләре. Ә менә авырга калып тикшерелә башлагач, район гинекологы тавыш куптарды:
Бүгеннән алдырасың авырыңны. Мондый бөерләр белән сиңа бала табу катгый тыела. Үлеп китүең бар, – дип котын алды Рәйсәнең.
Кайтып бу хакта Салихына сөйләгәч, күзгә күренеп үзгәрде ире. Кашлары җыерылды, йөзен болыт каплады, күзләрен сагыш басты. Салихның үзен яратканын тәгаен белә иде Рәйсә. Тик ул гына җитми бит әле бәхетле тормыш көтәр өчен. Бер-береңне бәйләргә уртак бала булмагач, ул нинди тормыш ди? Тирә-ягындагы иптәшләре балалары хакында сөйләрләр, аның Салихы иреннәрен кымтып, шулардан көнләшеп торырмы? Бар ирләр дә нәсел калдыру турында уйлыйлар. Гел малай күзаллыйлар. Кыз булса да начар түгел анысы. Кыз бала бигрәк сөйкемле була. Хәзер килеп шул бәхеттән мәхрүм итсенме ул сөйгәнен...
Башка врачларга барып йөрмәде Рәйсә, авыл фельдшерының сүзләрен дә колагына элмәде. Ни булса да табарга карар итте ул. Үлсә үләр , язмышына шулай язылгандыр.
Казан роддомына барып тапты ул Гүзәлен. Чак алып калдылар аны үлемнән. Әле баланы тапкач та, айга якын кайтармый тоттылар. Соңыннан чал чәчле профессор үз кабинетына чакырып алып әйтте аңа:
Күгәрченкәем, башка алай гомерең белән уйнама. Исән калганыңа шатлан да, кызыңны тәрбияләп үстер. Башка балаң булмас инде, – диде.
Сабый бик кадерле булды барысы өчен. Салих кулларыннан төшермәде кызын. Әбиләре, бабасы алтынга тиң күрделәр Гүзәлне. Үчтеки, үчтеки итеп кенә үстерделәр. Тагын бала алып кайта алмаганына пошынып куя иде Рәйсә. Әмма тагын бер кыз үстерергә язган икән әле аңа.
Ире Салихның нәселләрендә йөрәк чире бар иде. Әтисе кырык яшеннән хушлашты дөнья белән. Апасы шул чамаларда дарусыз йортка да чыгып йөри алмый башлады. Үзенең хәлен үзе белеп, Салих белән Рәйсәне чакыртып алды ул.
Энекәшем, киленем, гозерем бар сезгә, – диде чак тын алып. – Гомерем чикләнгән ахрысы минем шул тирәдә, шулай тоям. Зинһар, Рәшидәне үз канатыгыз астына алыгыз, адәм итегез шул баланы. Гомере өчен ул кадәр кайгырмыйм. Үз көнен үзе күрердәй булган, бик матур гына эшләп йөри эшендә, югалмас. Менә Рәшидә бала гына бит әле, сезнең Гүзәлегез белән тиңдәшләр. Кеше кулына калып елап утырмасын иде. Шул сезгә үтенечем, – дип алдан кисәтеп куйды.
Сизгән икән йөрәге, шуннан соң озак яшәмәде.
Апасын җирләгәннән соң, кара кайгыга калган Салих, кызның әйберләрен төяп, үзләренә күчереп алып кайтты. Рәйсә сүз арасында иренә киңәш итте:
Опекага алыйк Рәшидәне, әзме-күпме акчасын түләр хөкүмәт, - диде. Салих, үзсүзләнеп, үз исеменә яздырды Рәшидәне, имеш тә ятимлеген тоймасын бала.
...Соңгы араларда үз кызы Гүзәлнең артык холыксызлана башлаганын тоя иде Рәйсә. Артык иркәләделәр, ирекккә салдылар, шуңа кайда басканын белми башлады кыз. Яше дә уникегә бара иде. Ул чакта болай да балаларның үзгәреш вакыты. Рәшидә белән икәү булсалар, бераз басылыр Гүзәле, дип өмет итте Рәйсә.
Никтер ике кыз дуслашып китә алмадылар. Чәт-чәт тиргәшмиләр дә кебек үзара. Әмма яшерен узыш башланды кызлар арасында. Дөресрәге, берьяклы булды ул. Рәшидә табигате белән тыныч холыклы , игелекле күңелле кыз булып чыкты. Үсмер чорына кергән бала аңлый иде бу гаиләнең үзенә карата булган яхшы мөнәсәбәтләрен. Хәленнән килгән кадәр ул яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә тырышты. Апасының баласы дип, аны Салих та бик якын итте. Ә үзсүзле Гүзәлгә һич тә ошамады мондый карашлар. Рәшидәне мактый калсалар йөзе бозыла иде кызның, бер иштән әйбер алсалар, авызын бөрештерде, хәтта Рәшидәнең яхшырак укуы да җен ачуларын чыгар иде аның.
Салих үзе бар чакта тиң-тигез карады кызларга. Ләкин нәсел чире дә аны да артыннан куып җитте. Тимерлектә – запчастьлар тарата торган бүлмәсендә утырган җиреннән үлеп китте.
Ялгыз башы бик авырга туры килде Рәйсәгә. Яңадан кем беләндер тормыш корырга уйламады ул. Уйласаң, уйламасаң, ике балалы хатын кемгә кирәк? Бәләкәй генә авылда аңа тиң ир-ат юк та иде. Шулай яшәде ул эшкә мавыгып, караучыларын югалтканнар исемлегенә кертеп, кызларга бераз пенсия түләделәр.
Шуннан Гүзәл күзгә күренеп үзгәрде. Үзенең өстенлеген адым саен исбатларга кереште ул. Янәсе, ятим Рәшидә бу өйдә артык, үз урынын онытмасын. Өйдәге вак-төяк эшләр Рәшидә өстенә өелде. Савыт-саба юарга булса – Рәшидә, идәнне сөртеп алырга – Рәшидә, утын кертергә булса – Рәшидә. Күз дә йоммый әмер генә бирә иде Гүзәл. Шулай булырга тиешле иде аның уйлавынча.
Кеше баласы барыбер үзеңнеке түгел. Артык якын итә алмады Рәшидәне Рәйсә дә. Әз генә кыек басса бала, хәзер күзгә чалына иде. Ә үз баласының һәр кыланышы килешле булды.Теле белән әйтмәсә дә, үз кызын якынрак итте. Киемнәрнең аңа матурларын алды, бар теләкләрен үтәде, иркәләп кенә эндәште, һәрвакыт юл куйды. Кызы белән икесе бербөтен булдылар алар. Рәшидә бер читтәрәк көннәр үткәрде.
Буй җиткереп килгән кыз аңлый иде, әлбәттә, үз хәлен. Ләкин кемгә барып егылсын, кемгә күңелен ачсын, кайда аны аңлардай якын кеше? Ирексездән түзәргә мәҗбүр иде Рәшидә. Ярый Ходай тарафыннан аңа түземлелек, зирәк акыл бирелгән иде. Аһ дип тә каршы әйткәне булмады аның.
Вакыт туктамый үтә торды.Кызлар бер елда мәктәпне тәмамладылар. Рәйсә кызы Гүзәлне Казандагы медучилищега урнаштырып кайтты. Гүзәлдән күпкә яхшырак укыган Рәшидә, бәлки, югары уку йортында да укый алыр иде. Әмма үз чамасын үзе белде кыз. Читтә укулар бит күп чыгымнар таләп итә. Кем аны киендерер, тамагын туйдырыр, кайтып-китеп йөрергә акчалар бирер? Болай да әлегә кадәр артык тамак булып яшәгәнен бик яхшы тоемлап торды кыз. Хәзер аңа үз көнен үзе күрә башларга кирәк иде. Шуңа да, озак уйлап тормый, район үзәгендә оештырылган сатучылар курсларына барып керде ул. Берничә ай укып чыгып, бер кибеттә сату итә башлады.
Кызлар канатлангач, ялгыз башы калган Рәйсә саулыкка туймый башлады. Буыннары сызлады аның, аякларының хәле бетте. Пенсия ала башлаган көннән эштән туктады хатын. Кайдадыр эшләргә мөмкинлеге калмады. Кулларына таяк алып йөрде кибеткә, аптекага бара калса.
Гүзәлен укыту да бик кыйммәткә төште аңа. Иркен яшәргә өйрәнгән кыз гел акча таптырды әнисеннән, яхшыдан яхшыны киде, тәмледән тәмлене ашады.
Тагын бер мөгез чыгарды әле кыз. Соңгы курста укып йөргәндә, бер егет белән танышып, шуңа кияүгә чыгып куйды. Егет аны Казан артындагы авылына алып кайтып китте. Ярый ипле генә кияү туры килде шикелле. Әти-әниләре җитеш тормышта яшиләр. Улларына өй салып куйганнар. Күпләп терлек тоталар. Бар яклап яшәр көчләре бар икән. Гүзәлне дә үз итеп кабул иткәннәр. Барып кунак булганда барысын күреп, күңелен тынычлап кайтты Рәйсә.
Бер ел соңарып Рәшидә дә кияүгә чыкты, район үзәгендә төпләнеп калды. Якын булгач, гел кайтып йөри иде Рәйсә янына. Кайткан саен күчтәнәчләрен тутырып китерә. Килеп кергәч тә тик тормый, юа, чистарта дигәндәй. Рәйсә дип өзелеп тора. Әйтерсең дә оҗмахта яшәгән монда.
Чирдән качып котылып булмый. Тәки аяклары йөрмәс булдылар Рәйсәнең. Ялгыз башы яшәрлек рәте калмады аның. Телефон аша ялынып-ялварып Гүзәлен чакыртып алды. Әнисен шундый хәлдә күреп чарасыз калды кыз да.
Картлар йортына -фәлән урнаштырып булмасмы икән үзеңне? Белешеп карарга кирәк булыр, – диде Гүзәл, хафаланып.
Ә тегендә, үзем янына ала алмыйм мин сине. Балалар, ир минем өстә. Тагын син җилкәгә менеп утырсаң...Юк, булмый, – дип кырт кисте.
Елаплар озатып калды кызын Рәйсә. Аны үзенә Рәшидә алып кайтып китте.
Үзебездә яшәрсең, Рәйсә апа, артык иркен түгел дә, сыярбыз ничек тә. Бәлки тора-бара Гүзәл икенче төрле уйлап җибәрер, – дип тынычландырды Рәйсәне.
Хәзер менә Рәйсә район үзәгендә яшәп ята. Өсте-башы караулы, урын-җире чиста, тамагы тук. Рәшидә нәрсә кирәк дип кенә тора. Авылдагы өен саттырырга куйды әле. Әзме-күпме акча булыр иде. Гүзәлгә артык булмас иде ул акчалар. Әле пенсиясен дә тиенләп җыя әле ул. Рәшидәнең бер кызгынганы юк акча турында. Шулай инде, Рәйсәгә күпме генә кирәк, расхудлы түгел ул. Аның хыялы : берничә ел җыясы иде әле пенсия акчаларын. Үлә-китә калса, васыять итәр Гүзәленә ул акчаларны. Ничек шатланыр кызы көтмәгән җирдән акчалар кергәч...