
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов авылдашының бакчасында гаҗәеп алмагачка тап булган. Ни өчен дисәгез, алмагачның бер ботагында – алмалар, ә икенче ботагында грушалар өлгереп утыра.
«Дуслар, бу груша агачы түгел, тик груша үсә. Бу – алмагач. Безнең авылдагы бер абзый алмагачны үстергән дә аның ботагына грушаны тоташтырган. Әкият», – дип гаҗәпләнеп сөйли артист.
«Менә, бер ягында – алма, ә икенче ягында груша үсә. Могҗиза», – дип җөпли аның сүзләрен тормыш иптәше Эльмира да.
Яшь пар әлеге хуҗаларның бакчасындагы туя агачында бик матур кош оясын да күргән. Әлеге кадрларны Ришат үзенең сторисларына куйган.