Әкият (Илсөяр Иксанова)
«Казан утлары» журналының 1998 елгы март саныннан алынды.
— Әнием, әнием, әкият сөйлә инде!
— Яшәгән, ди, булган, ди, бер бака.
— Аның әнисе булганмы сон?
— Булган.
— Ә әтисе?
— Әтисе дә булган.
— Алар бергә яшәгәннәрме соң ?
— Бергә яшәгәннәр.
— Ә безнең группадагы Айгөлнең әтисе бөтенләй юк.
— Бардыр, кызым, еракка гына киткәндер.
— Юк! Бөтенләй юк, дим бит. Радикныкы ул еракта яши. Бик ерак түгел инде, ял көнне килә ул аларга.
— Әкиятне сөйлимме соң, кызым?
— Сөйлә. Тик бака турында түгел, аю турында.
— Ярый. Яшәгән, ди, булган, ди, бер аю баласы. Аның әтисе дә, әнисе дә, хәтта, әбисе белән бабасы да булган. Барысы бергә гомер кичергәннәр болар.
— Безнең группадагы Азат төсле икән бу аю. Алар да бергә яшиләр. Тик аның бабасы әйбәт түгел. Начар. Аракы эчә ул. Әйе, әйе, усал да. Әбисен кыйнаган. Азатның әнисенә дә суккан.
— Кем әйтте, кызым?
— Азат сөйләде. Күргәнем дә бар. Бервакыт бакчага да килгән иде, тәрбияче апа бирмәде Азатны. Әнисе, йә әбисе килеп алсын диде.
— Әкиятне сөйликме соң, кызым?
— Сөйлик. Азатның бабасы ул вакытта тәрбияче апага кычкырды. Без курыктык, әни.
— Син бит минем батыр кызым. Аю баласы да шундый батыр булган.
— Ә аның әнисе үлгәнме соң?
— Юк, үлмәгән.
— Ә безнең группада Алсуның әнисе үлде, — ди Ләйсән күңелсезләнеп. Аннан үзен тынычландыргандай: — Ә аңа беләсеңме нинди Барби алдылар? Өйләре, машиналары белән!
— Балам! — дип, күкрәгемә кысып, кызымны битләреннән убәм.
— Миңа да шундыйны алырсыз әле? — ди ул тәэсирләнеп.
— Карарбыз.
— Ә Гөлнарага алмыйлар. Чөнки акчалары юк. Әтисен дә, әнисен дә эшләтмиләр.
— Кемнәр эшләтми?
— Заводлар эшләтми. Акча да бирмиләр.
— Әйдә әкиятне сөйләп бетерик. Йоклар вакыт җитте.
Кызым, нәни куллары белән муенымнан кочып, күзләрен йома.
— Аю баласы бал ярата икән, — дим мин. Ләйсән тагын бүлдереп. Һәр нәрсәне тормышта үзе күргән, ишеткән белән бәйли бара. Ниһаять, әкиятнең очына чыгабыз. Ләйсән дә оеп йокыга тала. Минем генә йокым кача. Мин Ләйсәннәр группасындагы Айгөлләрне, Азатлар, Алсу, Маратларны уйлыйм. Шуларга кушып үземнең таныш-белешләремне, бүгенге яшәешебезне, киләчәгебезне уйлыйм һәм күңелемнән әкиятне дәвам итәм. «Караурман хуҗасы Аю — бүреләр, төлкеләр, куяннар... аланлыгыннан караганда гына гайрәтле күренгән. Чынлыкта бу урман белән Аю тирәсенә тупланыш ерткычлар идарә иткән. Хәер, чергән, чүпкә баткан авыру урман белән идарә итәргә әлләни көч тә кирәк булмаган. Аю тәхете тирәсендәгеләр күбрәк үзара уйнап, бер-берсен ашап, бугазлашып-кочаклашып гомер кичерәләр икән. Иң ерак аланнардагы боланнар-куяннар, тиеннәр-төлкеләр исә Аю авыз иттергән балга ияләшеп, шуның тәэсиреннән айный алмый, дөньядан вәйран булып йөриләр, ди. Бүреләр: «Без үз аланыбызга үзебез хуҗа!» — дип лаф оралар да, Аю тирәсеннән берәр ерткыч күренсә, баш иеп, итен-маен, җиләк-балын төяп җибәрәләр икән. Жиләк-балын бирергә теләмәгәннәрне акылга утыртырга кирәк булса, узара тарткалашып яткан тәхет тирәсе бик тиз берләшә, кабан-пошиларын җыеп алып, шуларның өстенә җибәрә, ди. Соңгы вакытта урман бик хәерчеләнгән. Тәхет тирәсе генә түгел, Аюның бөтен нәсел-нәсәбәсе эшсезлеккә өйрәнгән. Эшләгәннен кулыннан тартып алырга гына торалар, эшләгән өчен ашын бирмиләр икән.
Шуның өстенә Аю урманында тиздән Арыслан хуҗа булмакчы дигән шом таралган. Ә Арыслан хакимлеген яхшы хәтерли икән бу урман...»
Үз әкиятемнән үзем шомланып куям. Ярый әле Ләйсәнем йоклый. Югыйсә, мең кат бүлдереп, мин җавап та бирә алмас сораулар кыстырыр иде... «Йокларга вакыт» дим мин үз-үземә. Әллә инде уянырга вакыт җитеп киләме?
Переделкино
1997 ел