Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әки авылында яшәүче ир-ат атасын үлгәнче кыйнаган да полиция чакырган

news_top_970_100
Әки авылында яшәүче ир-ат атасын үлгәнче кыйнаган да полиция чакырган
Фото: © "Татар-информ"

Татарстанда яшәүче ир-ат атасын кыйнап үтергән, дип шикләнәләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Казанның Әки бистәсендә 57 яшьлек ир-ат мәете табыла. Аның башында бик күп гематомалар була. Тикшерүчеләр җинаять эше ача.

Җинаять кылуда шикләнеп, мәрхүмнең 33 яшьлек улы тоткарланган. Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. Тикшерү ачыклаганча, ата белән улы исерек килеш талаша, аннары сугышалар. Шул чакта улы атасының башына бик күп тапкыр суга. Аннары, атасы үлгәнен белгәч, ул экстрен хезмәтләргә шалтыратып, барысы да сөйләп бирә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100