Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акчасы белән мактана иде…» Мамадышта 90 яшьлек әбине 200 мең сум өчен үтергәннәр

Мамадышта яшәүче хезмәт ветераны оныгына фатир алуы, бер язучыга 100 мең сум акча бирүе турында күршеләренә сөйләгән булган.

news_top_970_100
«Акчасы белән мактана иде…» Мамадышта 90 яшьлек әбине 200 мең сум өчен үтергәннәр
http://mamadysh-rt.ru/

Мамадышта җан өшетерлек җинаять кылынган. Ялгыз яшәгән 90 яшьлек пенсионерка, хезмәт ветеранын 61 яшьлек ир үтергән.

Җинаятьче әбине үтерергә алдан әзерләнә. 28 августта әби йортына килә, аның утны сүндереп йокларга ятканын көтеп йөри. Таш белән тәрәзәсен ватып керә. Әби, уянып, ярдәм сорап кычкыра башлый. Ир аның башын таш белән төя аннары муенына пычак кадап үтерә.

Әби үлгәч, аның сандыгыннан 200 мең сум акчасын алып кача.

Островский урамында яшәгән әбинең күршеләре белән бик дустанә яшәгән. Шулай да күршеләре «Татарстан — 24» каналына аның мактана торган гадәте булуын сөйләгән.

«Мактана торган гадәте бар иде. Күптән түгел акчам дөнья хәтле дип сөйләде. Оныгына фатир, машина алганын әйтте. Ниндидер язучыга 100 мең сум биргәнен әйтте», — дип сөйләгән телеканалга күршесе Нурия Мохитдинова.

«Нократ» сайты да әбинең күршеләре белән сөйләшкән. «Язын чәчәк үрентеләре алды, кызының каберенә утыртмакчы иде. Мин аңа кәбестә үрентеләре дә бирдем. Ул аралашырга бик яратмый иде, кирәк булганда гына мөрәҗәгать итә иде, берәүгә дә зыяны тими торган әби», — ди аның күршесе Алия Хөснетдинова.

Җинаятьне ачыклар өчен күпсанлы шаһитлардан сорау алалар, квадрокоптер белән әйләнә тирәне карыйлар. Бераздан җинаятьтә гаепләнүченең кем икәнен ачыклыйлар. Ул Мамадышта яшәүче 61 яшьлек ир булып чыга. Ул моңа кадәр тугыз тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100