Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акчаны кайда сакларга? Банкирлар, брокерлар һәм профессорлар киңәше

Яңа санкцияләр көтелү нәтиҗәсендә рубль курсының тотрыксызлыгы арта, ул үзгәреп тора. Инде хәзер тупланган акчаны ничек сакларга һәм аны ничек арттырырга соң? “Татар-информ” агентлыгы бу сорау белән белгечләргә мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
Акчаны кайда сакларга? Банкирлар, брокерлар һәм профессорлар киңәше

Банк депозиты - акча саклауның иң аңлаешлы һәм отышлы коралы булып кала

Без сораштырган күп белгечләр, тупланган акчаны саклау өчен иң ышанычлы һәм сыналган ысул – банк кертеме, дигән фикердә.

Валюта курсы, күчемсез милек бәясе ничек кенә үзгәрмәсен – болар барысы да базардагы профессиональ катнашучылар һәи инвесторлар өчен корал, дип сөйләде “Татар-информ”га Торак финанслау буенча банк идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Игорь Жигунов.

“Кертемнәр буенча ставкалар югары булмаса да, инфляция буенча югалтуларны капларга җитә. Икенчедән, 1,4 миллион сумга кадәр булган кертемнәргә дәүләт иминияте бар, бу  акча югалту куркынычын киметү өчен мөһим фактор булып тора. Кертемнәрнең күпчелек өлеше хәтта 1 миллион сумнан да азрак”, - дип белдерде ул.

Банк депозитын акчаларны саклау һәм арттыруның иң гади ысулы дигән фикерне безгә Милли банкта да җиткерделәр. Шунысын әйтергә кирәк - банк депозитын Россиядә 14 яше тулган теләсә кайсы гражданин ача ала.

“Кертемнәр сумнарда гына түгел, ә чит ил валютасында да ачыла ала. Моннан тыш, акчаларны кыйммәтле металлар счетында да саклау мөмкинлеге бар, - дип сөйләделәр “Татар-информ”га Россия Үзәк банкы бүлекчәсендә. – Зур суммаларны бер генә валютада тоту киңәш ителми, акчаларны тигез итеп бүлеп сумнарда, доллар һәм еврода сакларга була. Болай эшләгәндә сезнең акчалар кайсы да булса валютаның кисәк үзгәрүеннә сакланган була”.


Кайбер банклар мультивалюталы кертемнәр ачу мөмкинлеген дә тәкъдим итә, дип өстәделәр банкта. Анда килешүдә күрсәтелгән теләсә кайсы валютаны кертәләр. Аны исәп-хисап счетында ук башка валютага үзгәртеп була (ләкин конвертация өчен комиссия алыначак). Кертем буенча процентлар һәр валютага аерым исәпләнә.

Дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләре һәм облигацияләр

Әгәр сүз һич югалтырга ярамаган байлыклар турында бара икән, аларны саклау төрләре күп түгел, диде КФУ ның кыйммәтле кәгазьләр, биржа эше һәм иминият кафедрасы мөдире Игорь Кох. Бу без алда атап киткән банк кертемнәре яки кыйммәтле дәүләт кәгазьләре һәм облигацияләр, “алар шулай ук, дәүләт сагына ия һәм билгеле табыш китерә”.

“Нинди дә булса шартларга бәйсез рәвештә, сез ике очракта да үзегезгә тиешлесен алачаксыз”, дип белдерде икътисад фәннәре докторы.

Махсус дәүләт облигацияләрен алу өчен Сбербанкның иң якын бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип киңәш итте Игорь Кох. Әгәр сүз базар облигацияләре турында бара икән, монда брокер компанияләренең ярдәме кирәк булачак. Сез алар белән килешү төзиячәксез һәм Мәскәү биржасындагы операцияләргә рөхсәт биреләчәк. Анда дәүләт облигацияләрен дә сатып алырга, кирәк булганда сатарга мөмкин.

“Билгеле, гади кеше өчен бу катлаулы булырга мөмкин. Финанс мәсьәләләреннән ерак булган кешегә иң гади һәм ачык корал булып банк депозитлары тора, гәрчә дәүләт облигацияләреннән керем югарырак булса да. Әйтик, хәзер дәүләт кәгазьләренең кереме елына якынча 8 процент, депозитлар буенча – 5-6, иң күп дигәндә 7 процент”, - диде Игорь Кох.

ГК “Финам” аналитигы Сергей Дроздов сөйләвенчә, хәзерге вакытта федераль займ дәүләт облигацияләренә ихтыяҗ кимегән. Моны ул НДСны 20 процентка күтәрү һәм АКШның федераль резерв системасының монетар сәясәтен катгыйландыру белән бәйләп аңлатты.

“Безнең бәяләмәләр буенча, НДСны күтәрү әкренләп инфляциянең тизәюенә китерәчәк, быелгы елда хәзерге 2,4 проценттан 3,5 – 3,9 процентка кадәр һәм алдагы елда 5 – 7 процентка артачак. Инфляция үсеше Россия Банкы тарафыннан төп ставканың кимүенә китерде инде. Хәзер төп ставка 7,25 проценты тәшкил итә һәм аның икенче яртыеллыкта аның кимү ихтималы аз”, - дип сөйләде ул.

Инвестицияләүнең төп законы: керем рискка пропорциональ, керем үсә – риск та үсә, дип сөйләделәр Татарстан Милли банкында. Шуңа күрә куркыныч янау ихтималы аз булган һәм ачык кораллардан башларга кирәк: облигацияләр, өстенлекле акцияләр яки кредит рейтингы югары булган фондларның инвестиция пайлары.

Шәхси компания акцияләре: “Монда белгечләр дә фаразлый алмый”

Шәхси компанияләргә килгәндә, КФУның кыйммәтле кәгазьләр, биржа эше һәм иминият кафедрасы мөдире Игорь Кох белдергәнчә, теге яки бу компаниянең ни дәрәҗәдә ышанычлы икәнен аңларга кирәк.

“Әгәр без “Газпром” яки “Сбербанк” кебек компанияләрне алабыз икән, аларның облигацияләре дәүләт облигацияләре кебек үк керем бирә дияргә мөмкин. Акцияләр – спекулятив корал дип әйтергә була, әле кими, әле бәяләре арта, монда хәтта профессионалга да аңлау авыр”, - дип белдерде Кох.

 AP Photo / Richard Drew

“Финам” компаниясендә риск аз булган кыска вакытлы корпоратив евробондларга игътибар итәргә кирәклеген һәм аларны түләүгә кадәр тоту максатын әйттеләр,

“Мондый кәгазьләргә, мәсәлән, 13.02.2019 кадәр түләргә кирәк булган VEON (элек VimpelCom Ltd.) ны һәм Альфа-банкның 26.09.2019 кадәр түләнергә тиешле субординацияле чыгарылышы. Әлеге евробондларга хәзерге вакытта түләү өчен керемне елына 5 процент дәрәҗәсендә билгеләргә мөмкинлек бар”, - дип сөйләде Дроздов.

Россия акцияләренә килсәк, Россия базарындагы кайбер билгесезлекләргә карамастан, брокерлар инвесторларның игътибарын Сбербанкның гадәти акцияләренә җәлеп итә, аның бизнесы үсеш траекториясендә саклана.

“Быел без компанияне рекордлы күрсәткечләргә чыгар дип көтәбез. Чөнки биржада Сбербанк акцияләре кызыклы мультипликаторларда сатыла, котировкаларны бастыру әлеге кәгазьләр буенча озак вакытлы позицияләр ачарга кызыклы мөмкинлек бирә дип уйлыйбыз. Фаразлар буенча, быел Сбербанкның кереме 12 процентка – 843,8 миллиардка артачак, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, МСФО кеременең 40 процентын түләгәндә, гадәти акцияләр буенча дивиденд якынча 15 сумны тәшкил итәргә мөмкин. Бу 7 процентлык керем бирә һәм “зәңгәрсу фишка” өчен шактый югары дәрәҗә булып санала”, - дип сөтәде аналитик.

Моннан тыш, киләчәк перспективада Россия корпорацияләренең евробондларына, шулай ук Россиянең очсызланган сум облигацияләренә игътибар итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Дроздов.

“Акчаларны һәрвакыт тормышта кулланылган валютада саклау яхшырак”

Фонд һәм бурыч базарлары нечкәлекләрендә артык коткыга бирелмәгән кешеләр өчен иң гади ысул – Америка доллары һәм евросыннан торган валюта кәрзине сатып алу”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Сергей Дроздов.

“Алга киткән илләр валютасы арасында иң зур уңыш динамикасын АКШ доллары күрсәтә. Шулай ук, Швейцария франкы һәм япон иенасы да игътибарга лаек. Бу традицион валюта - “убежище”, ягъни, алар бәясен үсеш чорында да саклый”, - дип белдерде “Альпари” өлкән аналитигы Вадим Иосуб.

Икътисад фәннәре докторы аналитикларның фикере белән килешми

“Тормышта нинди валюта белән эш итәсез, акчаларны һәрвакыт шул валютада саклау яхшырак. Ягъни, табышны, чыгымнарны, мөгаен, сумнарда аласыздыр. Шуңа күрә сумнарда саклау яхшырак та”, - дип сөйләде әңгәмәдәш.

Игорь Кох аңлатуынча, чит ил валютасы бик тиз үсә, ләкин кыска вакытка, ә соңыннан озак вакыт шул дәрәҗәдә саклану, хәтта кимү сыйфатына ия.

Әгәр сез валютаны кайчан алырга кирәклеген аңламыйча, бик кыйммәт бәягә валюта алгансыз икән, сез озак вакыт бернәрсәсез торырга яки бөтенләй оттырырга мөмкинсез.  2014 елда күп кешеләр долларларны 100 сумга алыштырды. Ә хәзер ул 100 сумлык долларлар белән нишләргә? Шуңа күрә, паника һәм кризис чорында валюта алырга ярамый, бу бары тик чыгымнарга гына китерәчәк” , - дип аңлатты белгеч.

Тәвәккәл кешеләр өчен: криптовалюта, краудфандинг, тормышны иминиятләштерү

Инвестиция һәм акчаларны саклау мөмкинлекләре шактый күп. Булганын сакларга яки акча эшләргә телисезме – иң мөһиме шуны аңлау, дип сөйләде Кох.

“Әгәр тәвәккәллисез икән инде, саклауга куелган акчаларның бер өлешен, хәтта, тулысынча да югалтырга мөмкинсез”, - дип киәтте кафедра мөдире.

Татарстан Милли банкында краудфандингка игътибарны җәлеп итәләр

“Ләкин истә тотыгыз: сез керткән акчалар дәүләт тарафыннан иминиятләштерелми, әгәр иминият компаниясе бөлгенлеккә төшә икән – сез үз акчаларыгызны югалтачаксыз”, - дип кисәттеләр республиканың Милли банкында.

Белгеч инвестицион максатларда күчемсез милеккә акча кертмәскә киңәш итә, бәяләр көчле динамика белән мактана алмый, әле аның өстәвенә аны сату да авыр.

“Сатарга һәм аны акчага әйләнедерергә телисез икән, вакыт күп кирәк булачак, ә тиз кирәк булганда, зур ташлама белән сатарга туры киләчәк”, - дип аңлатты аналитик.

Акчаларны әйләнешкә җибәрү

Тәвәккәлләр өчен тагын бер вариант – акчаларны эшкә кертү. Бу чит кешенеке дә була ала (шул ук краудфандинг, стартапларны финанслау), үз эшең дә була ала. Бу “абзыйга эшләргә” теләмәгәннәр өчен кулай вариант.

Үз эшеңне ачу вариантлары бик күп – җитештерү, сату, франчайзинг, интернет-коммерция һәм башкалар. Хәзерге вакытта кече һәм урта бизнеска ярдәм итүче шактый программалар эшләп килә, шул исәптән, башлангыч чорда ташламалы аренда һәм салымнар белән ярдәм итәләр, кредит алуда һәм җитештерү өчен җиһазлар сатып алуда да булышлык күрсәтәләр.

Иң мөһиме шуны аңларга кирәк – акчалар “эшләргә”, ә копилкада тузан җыеп ятарга тиеш түгел. Нәкъ шундый киңәшне АКШ ка нигез салучы биргән, ә хәзерге вакытта аның йөзе 100 долларлык купюраны бизи.

фото: Егор Никитин


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100