Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акчаны кайда сакларга: алтын алыргамы, банкта сакларгамы?

Узган атнада Европа берлеге һәм АКШ илләре Россия гражданнарына, компанияләргә каршы санкцияләр кабул итте. Исемлеккә компанияләр, әйдәп баручы банклар эләкте. Хәзерге вазгыятьтә акчаларны кайда саклау ышанычлы? Товарларны артыгы белән алыргамы? «Интертат» бу хакта сәясәт белгечләре һәм гади халыкның фикерен белде.

news_top_970_100
Акчаны кайда сакларга: алтын алыргамы, банкта сакларгамы?
pixabay.com/ru

Искәртеп үтик, 30 ел эчендә Россия банк системасы кризис вазгыятенә берничә тапкыр эләкте. 2008 елның икътисади кризисы, 2014 елның катлаулы икътисади вазгыяте, күптән түгел пандемиянең берничә дулкыны булды…

Ә инде соңгы көннәрдә халык, кибетләр ябыла дип, кырып-себереп товарлар алырга йөгерде. Тир түгеп алынган акчаларны ничек югалтмаска? Доллар белән евро сатып алу отышлымы? Бәяләр артуын дәвам итәрме?

«Азык-төлекне капчыклап җыйдык…»

Сарман районында яшәүче, лаеклы ялдагы укытучы Рәмзия Галиева бу көннәрдә көнкүрештәге кирәк-яракларны күпләп сатып алып куйган:

— Дөнья хәлләре тормышның астын өскә китерде: вирус белән яшәргә өйрәнеп кенә килә идек, кризис башланды. Доллар, бәяләр көннән-көн арта башлады. Ирем: «Җыйган акчаның кыйммәте төшә бит хәзер, акция алыйкмы, долларга күчерикме?» — дип аптырап калды. 1990нчы еллардагы кебек була калса… Берсе дә ышанычлы түгел. Татар халкы кулда тотып карап булмый торган әйбергә ышанамыни? Иң яхшысы — техника, алтын алып калу. Кирәкмәсә, сатып та була аннары, бәяләр артса, арттырып та сатасың әле.

Җомга буе шуны уйлап йөрдек тә, киңәшләшеп, ялларда Казанга чыгып киттек. Гап-гади авыл өендә торабыз, артык уңайлыклары юк, үзем өйдә генә булгач, барысы да минем өстә.

Шундый хәл чыгуы минем кулга гына булган икән: барып, «Технопарк»тан робот-тузан суырткыч, савыт-саба юа торган машина, яңа электр чәйнек, мультиварка алдык. Балаларга кер юу машинасы кирәк иде, анысын да алырга булдык. Ирем бакчага печән чаба торган машина (газонокосилка) тапкан, шуны алып куйды.

Бер килгән-килгән, «Леруа Мерлен» белән «Икеа»га кереп чыгарга булдык. Җәен ремонт ясамакчы идек, обойлар, обшивка, ламинат, плиткалар кирәк. Җиһазны яңарту да артык булмас, дидек. Искеләрен бакчадагы җәйге йортка чыгарып куярбыз, артыгын очсызга гына сатып жибәрербез. Залга диван белән креслолар алдык, йокы бүлмәсендә комодны алмаштырырга булдык.

Техника белән генә калмадык — азык-төлекне дә, элекке кебек, капчыклап җыйдык. Ярый өлгергәнбез — «Ашан»да хәзер кулга 5-10 килограмм авырлыктагы шикәр, өч пачкадан артык булмаган тоз бирәләр, ди.

Дөньяны белеп булмый, бүген бар, ә иртәгә әйбернең кыйммәте үзгәрә ала. Хөкүмәт гади халык яклы булсын иде, безнең хәлгә керә белсәләр дә сөенерсең…

«Пандемия алдыннан да тонналап ярмалар, бәдрәф кәгазе сатып алдылар»

Сәясәт белгече Руслан Айсин киләчәккә уңай фараз ясады, ул азык-төлек, товарлар үзебездә дә җитә, дигән фикердә.

— Кискен вакытта коткыга бирелмәскә дигән алтын кагыйдә бар. Әйтүе җиңел булса да, аны тормышка ашыру авыррак. Һәр гаиләдә ир-ат бар, ул күбрәк салкын акыл белән эш итә. Хатын-кызларда, гадәттә, табигатьтән эмоцияләр була. Моны аңлап кабул итәргә кирәк, коткы бернәрсәгә дә китерми. Пандемия алдыннан да шундый ук хәл күзәтелде. Тонналап ярмалар, бәдрәф кәгазьләрен сатып алдылар. Ул бәяләрнең артуына этәрде. Ашказаныбыз бер, ризыкны бер утырганда биш килограммлап ашап булмый.

Без XXI гасырда яшибез, тәэмин ителеш чикләнсә дә, ул бөтенләй үк тукталмады. Монда зур проблема күрмим. Олы яшьтәге әби-бабаларыбыз сугыш вакытында, Советлар Союзында дефицитны белеп яшәгән. Шуңа күрә аларда эчке импульс килеп чыга. Яшьләр моны аңлап кабул итә.

Кибетләрнең ябылуы санкция белән бәйле. Аларны чит ил компанияләре, кешеләре гамәлгә куйган, алар икътисади базардан чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта алар зыян күрә: кибетләр Россиядә акча эшләү ниятеннән ачылган булган. Күрәсең, сәясәт глобаль икътисади вазгыятьтән өстенрәк тора.

Бу безнең кесәләргә йогынты ясаячак. Кайбер товарлар чит ил ритейлерлары аша китертелә иде. Көндәлек товарлар, азык-төлек үзебездә дә җитәрлек. Татарстанда аеруча. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә без алдынгы рәттә. Ярмалар, ипи бар. Һәрхәлдә, безнең запаслар 1-2 елга җитә.

Икътисад һәр вазгыятькә яраклаша. Сугыш, санкцияләр булса да, агымсу кебек үзенең юлын, җаен таба. Икътисадның нигезендә кешеләрнең үзара багланышлары һәм мөнәсәбәте тора. Без аны үзебез дә булдыра алабыз, шуның өчен без җитез, эшлекле булырга тиеш. Үзебез җитез булсак, зур проблемаларны кичерә алачакбыз, — диде ул.

«Әйберләр алга таба да кыйммәтләнәчәк»

Икътисад фәннәре кандидаты Таһир Дәүләтшин зур булмаган суммадагы акчага кирәк-яракны алып куюны отышлы дип әйтте.

— Халык исәпләп, уйлап, кирәкле әйберләрне генә сатып алсын иде. Акча гел югалып тора бит инде. Шигем юк: әйберләр алга таба да кыйммәтләнә барачак. Әле бу башы гына.

Россия — тотрыклы ил түгел, вакыты-вакыты белән проблемалар килеп чыга. Бу хәлдә барыбыз да гаепле.

Әле без санкцияләрнең никадәр көчле буласын белеп бетермибез. Тагын да көчлерәк санкцияләр кертелсә, сүз дә юк, хәзергедән дә авыррак булачак. Хәзер күпчелек кешедә акча юк, кесәсендә 10 яки 20 мең сум акча булса, бер дә борчылырга кирәкми, шул акчаны кирәк-яракка гына тоту әйбәт. Ә инде кулланылмый торган зуррак сумма турында сүз бара икән, банк тәкъдим иткән 20 процент ставка югалтуларны берничек тә компенсация ясамый, инфляция көчлерәк булачак. Акчасын долларга да күчерүчеләр бар.

Ситуация билгеле түгел. Санкцияләр көчәймәсә дә, шундый вазгыять торса, минем фараз буенча, Яңа елда доллар 200 сум тирәсе булачак. Бөтенләй көчле санкцияләр кертелә икән, доллар 500 сумга да менәргә мөмкин, — диде белгеч.

«Коткы дулкынында финанс пирамидалары, мошенниклар артырга мөмкин»

КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Игорь Кох зур суммадагы акчаларны банкка салырга яки алтын алырга киңәш итте.

— Нәрсә дә булса алырга җыенган булсагыз гына товарны алыгыз. Ул әйберне якын арада кулланырга җыенмыйсыз икән, аны сатып алуның мәгънәсе юк. Мондый хәлләрнең баштан кичкәне бар инде: халык берничә телевизор, тузансуырткыч, телефон сатып ала иде дә, соңрак бөтен җир «телевизорлар сатыла» дигән игъланнар белән тулган иде. Ул вакытта инде телевизорның беркемгә дә кирәге калмады. Бер баскан тырмага икенче тапкыр басарга кирәкми.

Кризис вакытында очраклылык белән генә үзеңә нәрсәдер отып калып була. Коткы дулкынында финанс пирамидалары, мошенниклар артып китәргә мөмкин. Алар сезгә акчаларыгызны счетка кертеп, баерга тәкъдим итәчәк. Ялган рекламага ышанып, импульсив рәвештә финанс операцияләр ясау, кагыйдә буенча, билгеле бер югалтуга китерә. Керем һәм капиталны кире кайтару гарантияләре булмаган югары рисклы инструментны сатып алмаска кирәк.

Әгәр дә кулыгызда кесә акчаларыгыз булса, банкка кыска вакытлы депозитка кертә аласыз. Бәхеткә, хәзер банкларга 1-3 айга кыска вакыт аралыгына акча салып була. 20 процентка кадәр ставка тәкъдим итәләр. Бу вариант бик ышанычлы, акчаларыгыз сакланып та кала, бераз кереме дә була. Ләкин ул керем инфляцияне, теге яки бу товарларның бәяләрен артуын тулысынча компенсацияли алмый.

Алтын алып куйсагыз да була. Вакыт үтү белән алтынның бәясе үзгәрәчәген аңларга кирәк: ул артырга да, төшәргә дә мөмкин. Шуңа күрә алтынның кыйммәтен югалтуга әзер булып торырга кирәк.

Акчагызны берничә елга салырга теләсәгез, бу очракта алтынны озак вакытлы инвестиция дип тә карап була. Ул очракта да алтынны сатып алырга була. Хәзер аның өстәлгән бәягә салымы (НДС) да бетте. Шулай булгач, алтынның бәясе 20 процентка төште дип карый алабыз, — дип аңлатты Игорь Кох.

«Доллар белән евро сатып алырга киңәш итмәс идем»

— Доллар белән евро мәсьәләсендә беркем бернәрсә әйтә алмый, — дип дәвам итте Игорь Кох. — Кичәге биржаларга карасак, долларның бәясе 103 сум белән 118 сум арасында «сикерде». Алдан фаразлап булмый, ләкин доллар белән евро сатып алырга киңәш итмәс идем.

Күбесенең хезмәт хакы банк карталарына килә. Банкларны чит илдә яба башлагач, халык куркып калды, карталарыннан акчаларын алырга ашыктылар. Бу — юләрлек. Ил эчендә банклар эшчәнлеген беркем дә туктатмаячак. Әгәр Visa һәм MasterCard халыкара түләү системалары Россиядә эшчәнлекләрен тулысынча туктатса (ә бу хәлнең техник яктан да булуы мөмкин түгел), бу карталар буенча эчке исәпләүләрне тормышка ашырырга мөмкин булачак.

Карталар эшләвеннән туктаса, шул ук банкта «Мир» түләү системасы буенча башка карта ачып, акчаларыгызны куллана аласыз.

Кайбер кешеләр зур суммаларны өйләрендә тота, моның да мәгънәсен күрмим. Банкта процент ставкаларын 20 процентка кадәр күтәргәч, Үзәк Банк якынча триллион сумны депозитка тотачагы билгеле булды. Бу — кешеләрнең тиз вакыт аралыгында картадан алган акчалары белән бәйле иде. Карталардан акчаларын алучылар хәзер кире банкка илтеп бирде, — диде ул.

«Татар халкы, нәрсә генә булса да, Путин һәм Россия яклы булырга тиеш»

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Рәсим Хаҗиев телеграм каналында күп товар алган кешеләрне бәяләрне арттыруга өлеш кертүдә гаепләде.

— Коткыга бирелергә кирәкми. Бу бер дә дөрес хәл түгел. 4 мартта «Икеа» ябыла дип, 3 мартта халык шул зур кибеткә ябырылды. Кибеткә керү түгел, яныннан узып китәргә мөмкин түгел — социаль челтәрләрдәге видеолардан күреп шаккаттык. Әйтерсең, шуннан башка җиһазлар сатыла торган кибетләр беткән…

Ашык-пошык техника алган кешеләрне беләм. Шунысы аңлашылмый: нәрсәгә алалар соң аны? Фатир алып куйсаң, син аны икенче елга бәясен арттырып сата аласың, бу очракта акча эшләп булыр иде әле.

Бәясе күтәрелә яки бетә дип, җыен кирәкмәгән әйберләрне туплау бөтенләй дөрес түгел. Пандемия алдыннан да безнең халык продукция алды. Халыкның кибетләргә агылуы аркасында бәяләр артты. Базар законы шундый: сорау булса, продуктның бәясе арта.

Кешеләр котырып, 250 меңгә телефоннар ала. Бу ситуация кайчан да булса нормальләшәчәк, кире үз хәленә кайтачак. Элекке бәяләр булырмы-юкмы, белмим. Ябылган кибетләр кире ачылачак, эшли башлаячак. Менә шул вакытта кирәк булган очракта әйбер сатып алсаң була.

Халык үзенең башы белән уйлап, анализлап хәл итсен иде. Җәмгыятьтә нинди сораулар туа, хакимият аны тиз рәвештә хәл итәргә тырыша. Шуңа күрә без хакимияткә ышанмасак, дөрес булмас.

Без Россиядә яшибез, Россия гражданнары. Илебезнең Президенты һәм гаскәр башлыгы бар. Ул шундый карар кабул иткән икән, без аның ягында булырга тиеш. Мин шул фикер яклы. Аның дөресме, дөрес түгелме икәнен тарихтан аңларбыз.

Икенчедән, Россия Президенты андый карарны тик торганнан гына, әйтик, иртә белән уянып, каһвә эчкәннән соң: «Кая, Украинаны манчып кайтыйм әле», — дип әйтмәгән бит инде. Аңа буйсынган министрлар, чиновниклар анализ ясаган, тикшергән, шуннан соң гына карар кабул ителгән. Президент тик торганнан гына әллә нәрсә уйлап чыгарырга ахмак түгел. Бу гамәлләрнең мәгънәсе һәм максаты бар. Максаты бөтенләй аерым тема, максатка әле алар ирешмәгән.

Шуңа күрә, нәрсә булса да, татар халкы илебез Президенты һәм Россия яклы булырга тиеш. Илебезне күпмилләтле дәүләт дип әйтәбез. Сан буенча татарлар рус халкыннан соң икенче урында тора. Без каршылыклы фикер белән яшәргә тиеш түгел. Без моны кабул итәргә тиеш, чөнки бу уйлап эшләнелгән карар, — диде Рәсим Хаҗиев.

«Илдә проблема булганда авылга караш яхшыра бара»

Арчадан фермер Мөдәррис Миңнуллин икътисадның фермерларга да йогынты ясавын әйтте.

— Хәзер тотрыклы булмаган икътисадта төшеп калган фермерлар да бар. Бу — нормаль күренеш. Җәмгыятьтә нинди вәзгыять булса да, эшмәкәрлекне алып бара алучылар 10 процентны тәшкил итә. 90 проценты булдыра алмый. Яртысы алып бара алам дип уйлый һәм төшеп кала. Монда куркырлык әйбер юк.

Авыл хуҗалыгында эшнең авыр булуы көн кебек ачык. Яңа технологияләр булмаганга күрә, бәлкем, арттарак калгандыр.

Илдә проблема булганда авылга караш һаман саен яхшыра бара.

Эшмәкәрлек һәр кешенең үзеннән тора. Хөкүмәт авыл хуҗалыгын икътисадның локомотивы итеп күрсә, игътибарын арттырыр иде. Игътибар да дөрес булырга тиеш. Без дә «булышыгыз», дип елап утыра алмыйбыз. Бөтен өлкәдә чама кирәк.

Чиновникларның начар гадәтләре бар — алар үзләре белмәгән өлкәгә кысыла башлый. Депутатлар үзләренчә трибунадан кычкыра инде: халык өчен тырышамы, үзләре өченме — аңлашылмый. «Бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге», — дип әйтәләр. Мин моны аңлап бетерә алмыйм. Акча бүлеп биргәннән соң безнең чыгымнарның кая киткәнен, нәрсә сатып алганыбызны белеп тору аларның эше түгел. Контрольдә тота торган функцияләр нәрсәгә кирәк? Төп рисклар миңа төшәчәк бит, аларга түгел.

Эт чаба дип бет чаба — кешегә ияреп, товарлар алмадык, андый «сарыклар» булганыбыз юк әле. Артык борчулы кешеләр була, алар шундый булып тугандыр инде, — дигән фикерләре белән уртаклашты ул.

«Акчагызны өегездә сакламагыз»

Lenar Wealth Management идарәче партнеры, бизнес һәм финанс мәсьәләләре буенча киңәшче Ленар Рахманов:

— Кешеләргә курку һәм эмоцияләр йогынты ясый. Нәтиҗәдә, әллә ничә сәгать чиратта торып, икешәр, өчешәр телевизор, дөнья кадәр азык-төлек ташыдылар. Бу әйберләрне алу планда булмаса, кибеткә йөгерү дөрес түгел. Акчаларны саклап калу өчен, кешеләргә ышанычлы шарт булдыру кирәк, чөнки хәзер эштән кыскарта башлаячаклар. Хәзер дөнья үзгәрәчәк: кулыгызда булган акчаларны яңа курсларга, яңа һөнәр үзләштерүгә тотсагыз да яхшы.

Безнең халык күбесенчә ике төрле эш итә: акчаларын йә банкка сала, йә фатир сатып алуга тота. Депозитка килгәндә, Россиянең икътисад системасы чыдар дип өметләнәм.

Кешеләргә финанс планы буенча эш итәргә киңәш итәм. Финанс планын төземәгән булсагыз, хәзер төзергә мөмкин. Отпускны планлаштырган кебек, акча чыгымнарын да бер елга яки ярты елга планлаштырып куярга кирәк. 25 елга планлаштырсагыз, тагын да яхшы.

Алтын алсагыз була. Әмма алтын белән бик сак эш итәргә кирәк. Берәр кая төшеп, аз гына тырналып китсә дә, бәясен төшерәчәкләр. Алтынны алган компанияләрдән аны акция буларак сатып алу да мөмкин түгел, чөнки биржалар эшләми. Чит ил биржаларыннан да алып булмаска мөмкин, барысы да чит ил брокерларында счет ачарга өлгерми калды.

Акчаларны чит ил брокерларына чыгарып та саклап калып була, әлегә ул рөхсәт ителә. Кайберләре акчаларын сумнарда чыгарып, долларны комиссиясез конвертацияли. Игътибар итик, Россиядә бер-ике көн элек долларны конвертацияләүгә 30 процент комиссия керттеләр. Бүген аны 12 процентка кадәр төшерделәр. Мәсәлән, доллар 100 сум торса, өстәмә 12 сум түләргә тиеш булалар. Бу үзенә күрә бер чикләү булып тора — халык доллар сатып алырга йөгермәсен өчен эшләнә.

Үзәк Банк акчаны долларда алган юридик затларны долларны 80 процент белән сатарга мәҗбүр итә. Шулай ук искәртим, долларларны хәзер чит илгә җибәрергә ярамый. 10 меңнән артык долларны үзең белән алып чыгарга да рөхсәт ителми. Гомумән, чит илгә барып та булмый диярлек. Техниканың, машинаның дефициты бәяләрнең артуына китерәчәк.

Акчаны саклау ысулларының берсе — криптовалюта. Элек акча эшләү максаты белән килгән булсалар, хәзер күбесе криптокурслар үтәргә килә, җыйган акчаларын саклар өчен курслар үтәләр. Анда төрле валюталар бар: сумнар, доллар, тенге һ.б. Аның да үз рәте бар, тәҗрибәгез юк икән, эксперт белән сатып алсагыз яхшы. Белгеч белән эш итмәсәгез, финанс пирамидалары белән булган хәлгә калачаксыз. Анда да мошенниклар бар. Бик сакчыл эш итәргә кирәк.

Элек ипотекалар 8-9 процентка бирелә иде. Әгәр дә финанс план буенча сез аны түләп бара аласыз икән, түләвегезне дәвам итегез, чөнки киләсе биш елда мондый процентны без беркайчан да күрмәячәкбез. Ипотеканы алдан түләп куюның да мәгънәсен күрмим.

Зур сумманы өегездә саклыйсыз икән, бу турыда бер кешегә дә әйтмәгез. Нәтиҗәдә, караклык очраклары артырга мөмкин. Эшләреннән кыскартылган меңләгән кеше урамда калачак. Шуңа күрә 1990нчы елларда булган вакыйгаларның кабатлануы ихтимал. Гомумән, өйдә бернинди дә кыйммәтле әйберегез сакламагыз.

Шәхсән үзем акча саклый ала торган бер финанс коралына да ышанмыйм.

Базар аренасында Россиядә эре предприятиеләрнең урыны бушады. Хәзер башка бер тәвәккәлләр шул урынга килеп утыра ала: яңа бәяләр, яңа система белән тәэмин итә алалар. Бу бик яхшы шанс. Шуңа күрә эшмәкәрләргә уянырга, инвестицияләргә кирәк. Хәзер барлык эшмәкәрләр психологик һәм финанс яктан кризиста, аларга ярдәм кирәк. Шушы вакытта үзеңне күрсәтеп калу отышлы.

 

Белешмә:

  • Санкцияләр аркасында Apple Pay һәм Google Pay түләү сервислары белән кулланып булмый. Кибетләрдә контактсыз түләү үткәрү өчен, пластик карталардан файдаланырга мөмкин. Android операцион системасы белән MirPay кушымтасын (6) урнаштырырга мөмкин, анда «Мир» картасы белән контактсыз түләү каралган.
  • Банк картасында пин-кодлар, CVV һәм башка мәгълүматлар бар. Шуны истә тотарга кирәк, иң мөһим кагыйдә — шәхси мәгълүматны саклау. Беркемгә, беркайчан да банк картагызның мәгълүматын әйтергә ярамый.
  • Банк кертемнәренә килгәндә, алар дәүләт тарафыннан ышанычлы якланган. 2008 һәм 2014 еллардагы кризис мисалында шуны әйтергә мөмкин, тотрыксызлык булуга карамастан, илдә акчаларны кире кайтара алмаган бер очрак та булмаган.
  • Соңгы елларда йөзләрчә ышанычсыз кредит оешмалары лицензияләрдән мәхрүм калган. Ул ук вакытта барлык акча керткән кешеләр дә дәүләт тарафыннан иминләштерелгән 1,4 млн сумга кадәр акчаларын ала алган. Гражданнарның акчаларын дәүләт яклавы системасы кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы кысаларында эшли.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100