Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акчаны беркем тапмаслык итеп яшерү өчен җиде урын

Өйгә карак керсә, ул китапларны, кесәләрне, чәйнекләрне, савыт-сабаны, карават асларын, шкафларны, мендәрләрне һәм башка урыннарны карап чыга инде.

news_top_970_100
Акчаны беркем тапмаслык итеп яшерү өчен җиде урын
https://pixabay.com/

Фатирга карак керсә дип, өйдәге акчаны тапмаслык итеп яшереп кую гадәте күпләрдә бардыр, мөгаен. Кемдер акчаларын ярмалар арасына, кемдер бәдрәф почмагына да яшерә. Ләкин бу урыннарны бөтен кеше диярлек белә инде. Шул исәптән, караклар да. Акча яшерү өчен җиде урынны киңәшләр сайтында яздылар.

1. Чалбар каешы. Һәр өйдә дә чалбар каешы була. Каешлар хәзер төрле дизайнлы итеп эшләнә, аларның зурысы да, кечесе дә бар. Прәжкәле каешны алып, шуның эченә кәгазь акчаларны тыгып куярга була. Бу кечкенә генә урынга бераз акча салып куегыз.

2. Тарак. Чәч тарый торган тарак — массажканың йомшак резин аслыгы була. Шуны бераз кузгатып, ачып карасаң — анда акча сыярлык урын табарга мөмкин. Берничә кәгазь купюраны шунда яшереп, сәяхәттә дә каракларны алдарга мөмкин. Поездда акча янчыгын урлаучылар очраса да, таракны алып китмәсләр, дип ышаныйк.

3. Дисковод. Хәзерге компьютерларның дисководын кулланучылар да сирәк инде. Күпләр флешкаларны файдалана. Ә компьютерда дисковод буш тора. Менә шунда диск урынына берничә сум акча салып куярга да була.

4. Плинтус. Плинтусның башындагы капкачын алып, кәгазь акчаларны шунда төртеп кертеп торып та була. Шкаф артындагы плинтус - акча яшерү өчен шәп урын.

5. Кәрниз. Тәрәзә пәрдәләре эленгән кәрнизләрнең баш-башындагы капкачын сүтеп алып, эчкә акча тыгып куеп була. Караклар түшәмгә менеп акча эзләп йөрмәстер.

6. Ишек тупсасы һәм ишекнең эчке куышлыгы да акча саклау өчен ярап куярга мөмкин.

7. Стена. Бу катлаулырак вариант. Аны ясау өчен вакыт кирәк булыр, тик бу иң ышанычлы ысул санала.

Шулай да, акчаны яшергәч, урынын оныта күрмәгез инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100