news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Акчалары юк диләр, тик ялдан кайтып кермиләр»: Рамилә-Рамил Хәйретдиновлар Дубайда

Хәзерге вакытта җырчы гаилә Дубайда ял итә.

news_top
«Акчалары юк диләр, тик ялдан кайтып кермиләр»: Рамилә-Рамил Хәйретдиновлар Дубайда
Владимир Васильев

«Хәерле кичләр! Без ялда… Дубайда! Үзебезнең гореф-гадәтне бозмыйча, юлламаны кинәт кенә алдык. Минем монда инде булганым бар, 2018 елда апаларым белән барган идем. Ә Рамил беренче тапкыр.

Шуңа күрә Рамилгә барысын да күрсәтеп йөргән булам, бигрәк тә хатын-кызлар киеме кибетләрен. Монда искиткеч матур! Дубай — затлы, чиста шәһәр. Һава торышы да әйбәт! Аллаһка шөкер!» — дип язган Рамилә Хәйретдинова.

«Хәерле яллар сезгә! Дубайны ачтылармы инде? Ковидтан паспорт кирәкме?», «Юллама ничә сум тора?», «Йөклеме әллә сез?» — дип сорауларын яудырган инстачылар.

 «Бик матур! Курчак кебек! Исән-сау булыгыз», «Хәйләкәр син! Афәрин, рәхәтләнеп ял итегез», «Алып калмасалар инде үзеңне», «Бик кирәкле, яхшы урыннар күрсәтәсең икән Рамилгә», «Артистларның акчалары юк, диләр, үзләре ял итүдән кайтып кермиләр», — дип язучылар да булган.

       

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар