Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акчага алданасыз» — Алмаз Мирзаяновны туган авылында Сабантуй оештырмауда гаеплиләр

Алмаз Мирзаяновның әлеге сүзләргә бик тә ачуы чыккан.

news_top_970_100
«Акчага алданасыз» — Алмаз Мирзаяновны туган авылында Сабантуй оештырмауда гаеплиләр
Салават Камалетдинов

Алмаз Мирзаяновны бер якташы туган авылы Сабан туена кайтмауда гаепләгән. «Танылган артистлар туган авылларына кайтып Сабан туе үткәрәләр. Ә сез, Бүләргә кайтасы урынга, акчага алданып, башка җирләрдә Сабантуйда җырлап йөрисез», — дигән ул.

Алмаз Мирзаяновның әлеге сүзләргә бик тә ачуы чыккан. Әлеге комментарийга җавап сүзләрен ул бөтен инстачылар игътибарына тәкъдим иткән.

«Зуррак сәхнәгә беренче адымнарымны ясаган вакыттан ук авылда бәйрәмнәр оештырдым! Беренче елны мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта, аннары артистлар җыелышып Сабантуй мәйданында «КАМАЗ» арбасын сәхнә итеп, зур концерт куйдык! Хәтта юри утны аерулары да, юктан сугыш чыгарулары да тагын бәйрәм оештырасы килү теләген бетермәде! 30 яшьлегемә меңләгән тамашачыга, өч автобус популяр артистлар кайтып тамаша күрсәттеләр! Бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем! Кыек сүзләр дә булды, ишетмәскә тырыштым! Ел саен уздырып була торган чара түгел ул! Бигрәк тә җирлекнең җитәкчелеге һәм хәллерәк кешеләр: «Әйдә, Алмаз, эшлик әле», — дип тормаганда.

Мин аларны хәзер бик яхшы аңлыйм. Күпме генә яхшы булсын дип тырышсаң да, барыбер бер пычрак сыер бөтенесен боза икән ул. Киләсе елга 35 яшьлекне тагын да шәбрәк итеп уздырырга дигән уйларым бер мизгелдә юкка чыкты. Быел, Аллаһ боерса, әйткән нәзеремне үтәп, әниемнең туган авылында авылдашлар, туганнар җыены ясап алсам, шул җитәр. Рәхмәт сезгә, Раилә Ялалова! Зурладыгыз! Миңа бөтен кеше алдында нахак яла яккансыз икән, җавапны да бөтенесе дә күрсен», — дигән Алмаз.

Алмаз Мирзаяновка сәхнәдәшләре һәм инстадуслары юату сүзләре яза.

«Исең китмәсең мондыйларга, брат! Минем яратып әйтә торган сүзем бар: „Тырнак астыннан пычрак эзләүче мулладан да гаеп таба!“ Исең китмәсен. Сине белгән, тырышлыгыңны күргән кеше һәрвакыт сиңа карата хөрмәтле булачак. Иң мөһиме шунысы», — дигән Әбри Хәбриев.

«Мин сине бик яхшы аңлыйм, улым. „Ашаган белми, тураган белә“, — дигәннәр борынгылар да. Кешегә йөз тапкыр яхшылык эшләп, бер тапкыр эшләмәсәң, иң начар кеше булып каласың — монысын да халык бик дөрес әйткән», — дип язган Алмазның әнисе.

«Абау… Раилә Ялалова, нишләп соң сез үзегезнең хезмәт хакыгызга бәйрәм ясатмыйсыз авылдашларыгызга алай бик кыю булгач, сезнең дә эш урыны бардыр?! Хезмәт хакы түләнә торган. Сез бәйрәм көнендә ял итә торгансыздыр, ә мәдәният өлкәсендә хезмәт итүчеләр өчен беренче чиратта бу эш көне икәнен онытмасагыз иде. Алмазның бер көтү артистлар белән авыл бәйрәме үткәргәнен хәтта мин дә хәтерлим, Мөслимнән булмасам да. Алмаз, язган постыңны укыганчы ук, шул бәйрәмне искә алдым, чын. Шуңа язмый кала алмадым», — дигән Марсилә Искәндәрова.

Журналист Илфат Фәйзрахманов та үз фикерләрен калдырган. «Бүла торган хәл. Мин дә зур бәйрәмнәр, Сабантуйлар оештырдым. Ит, тавыкларга кадәр Казаннан алып кайтып, күршеләрдән пешертеп, артистларны ашатып, оештыра идем. Өемдә кеше юк иде. Кохоз ашханәсе мескен. Мин дә мескен түгел. Авыл советы, җитәкчелек сәхнәдә котлап, сыйланып чыгалар. Дәрәҗәлеләр ич. Әнием вафатына хәтле оештырдым. Беренчесен мәрхүм Илфак Шиһапов котыртуы белән башлаган идек. Әнием вафаты елында оештырмадым. Тинтерәтеп тә карадылар, „ник оештырмыйсың"нары белән. Син оештырган мәйданны сәүдәгәрләр яулап ала, син ипигә чаклы сатып аласың. Нәрсә, авылына артист кына бурычлымы? Пычратучылар була инде. Мин Казаннан җыеп кайткан табынны ахырдан бүлешүчеләр булган кебек. Хөсетлек күп дөньяда, борчылма», — дигән ул.

«30дан узган, меңнәрчә километр гастроль юллары узган Алмаз Мирзаяновның акчага алданыр вакыты узган, усал авылдашларыннан курка торган туны да тузган. Уңышлар сезгә, Алмаз, Зөлфирә», — дип тынычландыра Алмазны инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100