Акча "кысучы" ялган клиникалар, пирсинг ясаучылар һәм сертификатсыз белгечләр - медицина өлкәсендә сыйфатны кем контрольдә тота?
Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Любовь Шәйхетдинова медицина оешмаларына лицензия алу тәртибен аңлатты, даруханәләрне ни өчен ябулары һәм намуссыз хастаханәләрнең ничек хәйләләве турында сөйләде.
- Хәзерге вакытта медицина оешмаларына лицензия бирү шартлары нинди һәм лицензия алу ни дәрәҗәдә авыр?
- Сүзне менә нәрсәдән башлыйсы килә: медицина эшчәнлеге өчен рөхсәт алырга кирәк, ягъни медицина эшчәнлеген рөхсәтсез рәвештә башкару закон тарафыннан катгый тыелган. Әлеге кагыйдәне бозучыларны административ, хәтта җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр.
Медицина оешмасы урнашачак бина санитария нормаларына һәм кагыйдәләренә туры килергә тиеш. Алга таба инде кирәкле медицина эшләнмәләрен сатып алырга кирәк. Аларга бик җитди таләпләр кула. Медицина җиаһазлары белән закон нигезендә куллануыгызны дәлилләргә кирәк булачак, ягъни, бу сезнең милек булырга яки арендага яисә субарендага алынган җиһазлар булырга тиеш.
Моннан тыш, әлеге медицина аппаратурасы мәҗбүри шартларда теркәлү узарга тиеш. Һәр медицина җиһазы берәмлегенең медицина таныклыгы булу шарт, бу җайланмалар мәҗбүри клиник сынаулар узарга тиеш, шуннан соң гына аларга теркәлү турында таныклык бирелә.
Лицензия бирү өчен тагын бер зур блок – белгечләрнең булуы. Бездә, Россиядә өч документтан торган стандарт кабул ителгән, ул һәр эшләүче табибта булырга тиеш. Иң беренче, бу медицина буенча профильле белем алу турында диплом: стоматологлар аерым диплом ала, дәвалаучылар – дәвалау яки педиатрия факультетын тәмамлаучылар, медик-профилактик факультет – санитар табиблар әзерли.
Табибта булырга тиешле икенче документ – беренчел белгечлеге, беренчел һөнәри әзерлек турында мәгълүмат. Гадәттә, бу интернатура, ординатура, медицина университетында яки академиядә квалификация үстерү. Һәм өченче мәҗбүри документ – бу сертификат, аны биш ел саен яңарталар һәм ул мәҗбүри рәвештә гамәлдә булырга тиеш. Бу иң төп таләпләр, ә гомумән алганда алар 14 тән артык.
- Сез биналар турында телгә алдыгыз. Даруханәне яки хастаханәне шәхси йортта яисә фатирда ачарга ярыймы?
- Чикләүләр бар, арым алганда, стационар хезмәт күрсәтүче хастаханәләрне торак йортларда ачу катгый тыела. Амбулатор ярдәмгә килгәндә, ягъни, оешма төнгә ябыла икән, бу очракта торак йортларның беренче катында медицина ярдәме күрсәтү рөхсәт ителә. Болай эшләгәндә, юридик рәвештә, бинаны торак йорттан кеше яшәми торган бинага алыштырырга кирәк.
"Еш кына без белгечләрнең сертификатлары булмаган өчен штраф салабыз"
- Әгәр оешма лицензия алган икән, лицензияне кире тартып алмасыннар өчен барлык таләпләрне үтәү никадәр катлаулы?
- Беләсезме, бары тик теләк булырга тиештер дип уйлыйм. Чөнки лицензия алганда сез инде нигез салган буласыз: сезнең җиһазлар, бина бар, үзегез кулланасы технологияне аңлыйсыз, белгечләрегез бар.
Барлык таләпләрне үтәр өчен, әлбәттә, оешманың җитәкчеләре яки аның урынбасарлары медицина тармагында булган барлык норматив документларны үтәргә тиеш. Бу документлар шәхси оешмаларга да, дәүләт оешмаларына да бертөрле. Әгәр теләк һәм үзеңә таләпчән караш бар икән, моны башкарып чыгарга мөмкин.
- Нинди хокук бозулар еш ачыклана? Лицензияләрне никадәр еш тартып алалар?
- Лицензияне алу еш очрамый. Гадәттә, без биргән беренче җәза – штраф санкцияләре.
Штрафлардан соң да хәл үзгәрмәсә - шул ук хокук бозулар дәвам итә, ә җитәкчелек аларны төзәтергә ашыкмый икән, ул чакта без кабат судка мөрәҗәгать итәргә һәм лицензияне тартып алырга мөмкинбез. Ләкин, гомумән алганда, без әлегә штарфлар белән эшлибез һәм оешмалар моңа шактый тиз илтифат күрсәтә.
Еш кына без белгечләрнең сертификатлары булмаган өчен штраф салабыз. Кайбер оешмаларның җиһазландыру табелендә расланган барлык җиһазларны да булдыру мәҗбүри түгел дип санаулары да күзәтелә.
Медицина документларын алып бару буенча да кагыйдә бозулар еш очрый. Ничек кенә гади яңгыраса да, бу шактый мөһим пункт. Эш шунда, клиник халәт тулысынча язылган тиешле документация юк икән, пациент судка мөрәҗәгать итә алмый. Мәҗбүри рәвештә һәрбер анализ язылып барырга тиеш, түләүле медицина хезмәте күрсәтү өчен килешү булырга тиеш. Бу сезнең нәкъ шушы оешмада ярдәм алуыгызны һәм нәкъ шушы хастаханәгә дәгъваларыгыз бар икәнен исбатлый. Бу вакытта үзегезнең хокукларны яклау мөмкинлеге бар.
- Штрафлар зурмы?
- Иң зур күләмдәге штраф 300 меңгә җитә. Бу суммага без сәламәтлеккә зыян салу белән бәйле эре хокук бозуларны штрафлыйбыз. Әмма без җинаять күрәбез икән, бу инде хокук саклау органнары вазифасына керә. Мондый хокук бозулар буенча без документларны прокуратурага, тикшерү комитетына, эчке эшләр органнарына тапшырабыз.
"Хәзер кешенең акчасы күбрәк, шуңа түләүле медицинага ихтыяҗ бар"
- Соңгы вакытта Татарстанда ничә даруханә һәм хастаханә ачылды?
- Соңгы вакытта медицина оешмаларының саны арту тенденциясе күзәтелә. Әгәр 2015 елда 1183 медицина хастаханәсе булса, 2018 елга алар саны 1568 булды. Кызганыч, даруханәләр белән башкачарак хәл. 2017 елга алар саны 1863 кә кадәр арткан иде, әмма 2018 елда кабат төшү күзәтелә: 1854 даруханә. Даруханә базары, безнеңчә, шактый тулы, бәлки әле артыгы белән дә тулгандыр. Без бер кварталда биш даруханә эшләгәнен дә күрәбез, алар һәр йөз метр саен урнашкан. Мондый мохиттә, әлбәттә, конкуренция алып бару авыр.
- Сезнеңчә, шәхси хастаханәләрнең саны арту нәрсә белән бәйле?
- Гомумән, түләүле медицинага хәзер ихтыяҗ зур. Бүген 1990 еллар белән чагыштырганда халыкның акчасы шактый күп, бәлки медицина ярдәмен түләүле шартларда алу теләге бардыр.
- Ягъни, халык шәхси клиникалар файдасына дәүләт хастаханәләре хезмәтеннән баш тарта башладымы?
- Монда альтернатив ярдәм турында сүз барырга мөмкин, дип уйлыйм. Мәсәлән, дәүләт хастаханәләрендә пластик хирургия – кечкенә, өстәмә эш мәйданчыгы гына. Ә шәхси хастаханәләрдә ул шактый күп хезмәтләр исемлеге белән тәкъдим ителгән. Шул ук терапевтик косметология дәүләт хастаханәләрендә юкка чыкты дияргә була. Моннан тыш, шәхси клиникаларда тәкъдим ителгән ярдәм төрләре бар. Мәсәлән, шәхси хастаханәләрдә лаборатор диагностиканың күп төрләре тәкъдим ителә, аңа ихтыяҗ зур. Косметология, ортодонтия, стоматологик ортопедия – шәхси клиникаларда да, дәүләт хастаханәләрендә дә түләүле хезмәт.
- Пирсинг, татуаж, ботокс кебек хезмәтләргә лицензия кирәкме?
- Бу сорау күпләрне борчый. Без көнкүреш хезмәт күрсәтүләр классификаторына таянабыз. Әгәр анда пирсинг кергән икән, димәк, аны лицензиясез генә чәчтарашханәләрдә, матурлык салоннарында башкарырга була. Әгәр бу төр медицина хезмәт күрсәтүенә керә икән, без лицензия таләп итәбез.
Массаж белән дә шуңа охшаш хәл. Дәвалау массажы бар, медицина оешмасының лицензиясе булган очракта гына бу төр хезмәт күрсәтүне башкарырга мөмкин. Ныгытучы, тонусны арттыручы массаж бар, әгәр кеше рәхәт процедура алырга тели икән, ул аны көнкүреш хезмәтләре кысаларында да ясата ала.
"БАДлар дару саналмый, аларга лицензия кирәкми"
- Азыкка биологик актив өстәмәләр сату өчен лицензия кирәкме?
- Бу сорау шулай ук безнең халык өчен әһәмиятле. БАД нәрсә ул? Бу азыкка биологик актив өстәмә, алар дару булып саналмый.
Безнең оешма дару препаратлары әйләнешен контрольдә тота. Һәр таблетка дару сыйфатында теркәлгән булырга тиеш. Шул вакытта аңа кайбер таләпләр барлыкка килә, иң беренче чиратта ул авыруны дәвалаганда уңай нәтиҗә бирергә тиеш. Моның өчен клиник сынаулар уздырыла, бу берничә баскычлы, күп адымлы сынаулар дип әйтик, алар даруның уңай тәэсирен исбатларга тиеш.
БАДлар дару препатарлары булып саналмый, алар беркайчан да клиник тәҗрибәләр узмый, ягъни, авыруны дәвалаганда аларны эффектив препаратлар дип атый алмыйбыз. Моны беркем дә исбатламаган. Бәлки, кемдер аларны эчеп, хәле яхшыруын сизгәндер. Ләкин, шулай да, БАДлар – азыкка өстәмә, ә дару түгел. БАДлар әйләнешен Роспотребнадзор контрольдә тота. Алар сыйфатны бәяли, микроблы орлыкландыру һәм зарарлы катнашмалар булмаска тиешлеген күзәтә.
- Ә лицензия алмас өчен даруларны БАД буларак сату очраклары булмадымы?
- Беләсезме, минем тәҗрибәдә андый очрак булмады. Ләкин без һәр елны потенцияне арттыра торган препаратларны табу буенча эш башкарабыз. Менә монда БАДларны дару препаратлары итеп сатарга тырышалар. Гадәттә, аларны Азия илләреннән кертәләр. Һәр ел саен диярлек шундый хәл белән очрашабыз - шәхси затлар чит илдән БАДлар алып кайта һәм аларны дару буларак сата. Мондый хокук бозулар өчен без Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә штрафлар салабыз.
"Берничә клиникага штраф салынды инде"
- Шәхси ашыгыч ярдәм дигән юнәлеш тә бар бит әле. Аларга лицензия бирү ничек башкарыла?
- Классик вариантта шәхси ашыгыч ярдәмгә лицензия бирү бик катлаулы дип уйлыйм. Әгәр без ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү тәртипләрен карасак, лицензия алучының иң беренче чиратта җиһазландырылган автомобильләр паркы, диспетчер пункты, сөйләшүләрне аудио- һәм видеога яздырып бару мөмкинлеге булырга тиеш. Шуңа күрә, ашыгыч ярдәм күрсәтүгә лицензия алучы шәхси клиникалар, чынлыкта исә кичектергесез ярдәм күрсәтүгә рөхсәт ала. Кичектергесез ярдәмгә автомобиль, аны җиһазландыру һәм диспетчер хезмәте буенча катгый таләпләр юк.
Кичектергесез ярдәм, ашыгыч ярдәмгә караганда бераз түбәнрәк. Ул гомеренә куркыныч янаган пациентларга ярдәм күрсәтми. Ләкин алар авыруның температурасы яки кан басымы күтәрелгәндә чыга ала. Гәрчә, бу структуралар үзләрен ашыгыч ярдәм буларак тәкъдим итә.
- Ягъни, авыр чир белән мөрәҗәгать иткән кешеләргә алар килә алмый инде?
- Шәхси “ашыгыч ярдәм” мәсәлән, табиб кушкан системаны кадарга кирәк булганда килә ала. Ләкин авыр имгәнүләр, инсульт, инфаркт, бала табу өчен алар җаваплылык алмый һәм бу чакыруларга бармый, ә дәүләт “ашыгыч ярдәменә” мөрәҗәгать итәргә кушалар. Һәм авыру үзе дә мондый очракларда рәсми “ашыгыч ярдәмне” чакырса яхшырак.
- Хәзер кешеләргә шалтыратып, бушка тулысынча организмны тикшерү хезмәте тәкъдим итүче клиникалар күбәйде. Сезгә мондый шикаятьләр киләме?
- Мондый мөрәҗәгатьләр бар һәм шактый күп. Бәлки организмны тикшерергә түгел, күбрәк Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлеп биргән квоталар буенча хезмәтләр тәкъдим итәләрдер. Моны мошенниклык дип атау бик көчле яңгырар иде, мөгаен, бу баш бутаудыр. Алар бушлай хезмәт күрсәтәләр, чыннан да аларны бушка уздыралар, әмма соңыннан дәвалау буенча хезмәт күрсәтүләргә кыстый башлыйлар. Кайвакыт аларның бәяләре 200-300 меңгә кадәр җитә, ә аны түләр өчен пациент кредит ала.
Гражданнарга мондый клиникаларга бик сак карарга киңәш итәр идем. Бу оешмага кергәч тә, лицензия барлыгына, прейскурантка ,нинди дә булса квотаның документаль рәвештә раслануына игътибар итегез.
Бездә, әлбәттә, кайбер шәхси оешмаларда квота бар, алар дәүләт заказын ала, ләкин хастаханә бу тикшеренүләргә юллама биргән очракта гына. Алар шалтыратмыйлар, телефон аша тәкъдим итмиләр.
Әлбәттә, алар белән көрәшү җиңел түгел. Кайвакыт медицина хезмәте итеп алар көнкүреш хезмәтләрен тәкъдим итәләр, алар дәвалау үзлегенә ия булмый. Шуңа күрә, без һәр очрак белән индивидуаль эш алып барабыз. Берничә клиникага штраф салынды.
- Мондый клиникалар сыйфатлы хезмәт күрсәтәме, барысын да чыннан да намус белән тикшерәме, уйлап чыгарылган авырулар табалармы?
- Беләсезме, клиникаларга куелган стандартларга тулысынча тәңгәл килсә, барысы да идеаль булыр иде.
Юк, без һәрвакыт тастандартлар буенча эшләүне күрмибез. Еш кына алар тиешле препаратларны бирүдән кача. Кеше авыр чир белән килә икән, аңа аерым дарулар язып бирергә кирәк, ләкин мондый хастаханәләрдә аңа ябыгу процедураларын, массаж тәкъдим итәләр. Әле кайбер очракта массаж тыелган да булырга мөмкин. Шуңа күрә, без һәр очрак белән индивидуаль эш алып барабыз. Мин әйттем инде, штраф санкцияләрен дә кулланырга туры килде, кабатланган очракта лицензияне алу яки эшчәнлекне туктату турында да сүз булырга мөмкин.
- Мондый хастаханә клиентлары өчен җитди нәтиҗәләргә китергән хәлләр булмадымы?
- Гадәттә, шулай була: клиент өенә кайта да, күбрәк акча түләгәнен аңлый, ә аңа бу ярдәм кирәк тә булмаган була. Сәламәтлек өчен зыянлы булып беткән очраклар да бар. Бу очракта, индивидуаль рәвештә эш алып барырга туры килә, клиникада алынган процедура сәламәтлекнең начарлануы белән никадәр бәйләнгән, шуны ачыклыйбыз. Кайвакыт бу очраклы туры килү генә дә, ә кайчак чыннан да процедуралар йогынтысы була.
- Соңгы вакытта мондый ничә клиникага штраф салынды.
- Соңгы вакытта алар биш тирәседер. Ә якынча алар ун. Алар Яр Чаллыда һәм Түбән Камада эшли, ләкин нигездә Казанда җыелган.