Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акча өчен әтисен үтергән мәктәп укучысы хөкем ителде

Бу коточкыч җинаять быелның май аенда Яшел Үзән районында була. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 16 яшьлек укучы җинаятьне үзе генә кылмый, аның белән балигъ булмаган иптәше дә була.

news_top_970_100
Акча өчен әтисен үтергән мәктәп укучысы хөкем ителде
Җинаять кылган вакытта егеткә 17 яшь тә тулмаган була. Ул гаиләдә бердәнбер бала булмый. Әтиләре - Зайцев Владимир Антонович белән аерым яшәгән булалар. Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне уңай дип бәяләп булмаса да, әллә ни зур конфликтлар да булмый. Бу хакта "Татарстан 24" каналы хәбәр итә. 

- Әти белән ул арасындагы мөнәсәбәтләр нормаль була, моны туганнары да раслый. Ниндидер киеренкелек тә, артык иркәләүдә булмый. Ата кеше тарафыннан баласына карата агрессив алымнар кулланылмаган була, - дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе Ринас Калаков.
 
Әти кеше 12 май көнне көтмәгәндә юкка чыга. Беренче булып аның хатыны чаң кага, бер тәүлектән соң полиция хезмәткәрләре 53 яшьлек ир-атның мәетен табалар. Шик ике яшь егеткә төшә, аларның берсе ирнең 16 яшьлек улы була. Сорау алу вакытында ачыкланганча, дуслар бу җинаятьне акча өчен эшлиләр. 

Тикшерү версиясе буенча, улы әтисен документлары өчен үтерә. Алга таба бу документлар ярдәмендә  ул "кара" риэлторлык белән шөгыльләнергә ниятли, - дип сөйләде Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 

Әтиләренең йортына кереп, аны чакырып чыгаралар һәм аңа ташланалар. Ир-атның тәнендә барлыгы 12 яра табыла. Аннан соң, өйгә кереп, сейфтан 12 җир кишәрлеге турындагы документларны алалар. Ир-атның гәүдәсен кырга алып чыгалар һәм бензин сибеп яндыралар. 

Татарстанның Югары суды әтисен үтергән 16 яшьлек егетне 8 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ә аның җинаятьтәше 14 елга хөкем ителде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100