Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Акча өчен танышын үтергән ир-ат күпмегә хөкем ителде?

Бу коточкыч җинаять быелның май аенда Казанның Хлебозоводск урамында була. Тикшерү мәгълүматлары буенча, Ринат Ахунов иптәшен акчасына кызыгып үтерә.

news_top_970_100
Акча өчен танышын үтергән ир-ат күпмегә хөкем ителде?
Татарстанның Югары суды танышын үтергән Ринат Ахуновны 11 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул җәзаны катгый режимлы колониядә үтәячәк. Бу хакта "Татарстан 24" каналы хәбәр итә.
Гаражда хәмер кулланып кәеф-сафа корганда Ринат Ахуновка танышы яңа машина алыр өчен акча җыйганын хәбәр итә. Җинаятче бу акчаларны үз итәргә теләп, танышына ташлана. Нәтиҗәдә ир-ат корбанының берничә тапкыр башына суга, - дип сөйләде Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Зыян күргән ир-ат ике көн буе хастәхәнәдә ятса да, табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Тикшерү эше барышында Ринат Ахунов күп тапкырлар җавабын үзгәртә. Башта үз гаебен таныса, соңыннан күрсәтмәне көч куллангач кына бирүен хәбәр итә. Шаһитләрнең булмавы да тикшерү эшен кыенлаштыра.

- Видеоязмаларны карар өчен гараж кооперативы җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек. Тик видеорегистраторда ул көнне төшерелгән язмалар сакланмаган иде, - ди дәүләт гаепләүчесе Сергей Якунин.

Җинаятченең өендә тентү үткәрелгәннән соң, 106 мең сум акчасы конфискацияләнгән. Ләкин тикшерүчеләр бу акчаның корбанныкы булуын дәлилли алмаганнар.

Ринат Ахунов үз гаебен танымый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100