Акча өчен Буадагы карт әбисен үтергән 19 яшьлек оныкчык суд каршына басты
Татарстанның Югары cуды карт әбисен үтерүдә гаепләнүчегә карата хөкем карары чыгаруга керешкән. Тикшерү версиясе буенча, 19 яшьлек егет пенсионер карчыкның башына балта белән суккан.
Әбинең гәүдәсе Буа районы Иске Мертле авылында 17 апрельдә табыла. Туганнары үтенече буенча пенсионер карчыкның хәлен белергә килгән күршеләре аның үле гәүдәсенә тап була. Үтерүдә шик фаҗигагә кадәр берничә көн алдарак кына карт әбисе янына Ульяновскидан кайткан 19 яшьлек оныкчыгына төшә. Егет караклык белән бәйле җинаятьләрдә шикләнелеп, эзләүдә булган. Саксонов гаебен таныган.
Оныкчыгы әбисенең башына берничә мәртәбә балта түтәсе белән сукканлыгы һәм 45 мең сумга якын акчасын алганы ачыклана. Ул башта бурычка акча сорарга уйлаган, аннары үтенече кире кагылгач, җинаятькә барган.