«Акчаң булса...» Иделиягә Америкага караганда Россиядә яшәү күбрәк ошый башлаган
Җырчы кайда яшәү яхшырак икәнен яза.
Американың Майами шәһәрендә яшәүче җырчы Иделия Марс соңгы вакытта үзен Россиядә яхшырак хис итә икән. Җырчы бу хакта инстаграм сәхифәсендә яза.
Миннән: «Кайда яшәве әйбәтрәк?”- дип еш сорыйлар. Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. Чөнки миңа бөтен җирдә дә рәхәт. Ләкин соңгы елларда миңа Россия күбрәк ошый башлады. Майамины Америка дип атау мөмкин түгел. Монда хәтта инглиз телендә сөйләшмәүчеләр күп. Шуңа күрә миңа испанча өйрәнергә туры килде. Шулай ук медицина һәм иминиятләштерү кыйммәт булу уңайсызлыклар тудыра. Тәртипсез гетто районнары… Кайбер кануннар… Сәясәткә артык биреләсем килми, аны мин яратмыйм.
Акчаң булса, бөтен җирдә (хәтта Россиядә) матур итеп яшәргә була», — дип яза ул.