Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акча бетә башлады, концертлар юк» - Салават оныгына бүләк алыр өчен рекламада төшкән

Аңа да атасыннан өелеп байлык калмаган, дип җырчыны яклап язалар.

news_top_970_100
«Акча бетә башлады, концертлар юк» - Салават оныгына бүләк алыр өчен рекламада төшкән
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов оныгы Хәетнең туган көне белән котлаган. Бүләкне кайдан алганын инстаграмында әйтеп, шул кибетнең атамасын да озаклап күрсәтә.

Инстаграмдагылар җырчының бу адымын реклама дип бәяләгән. Халык артистының оныгына бүләк алырлык та мөмкинлеге калмаганга гаҗәпләнгәннәр. «Салават абый да реклама белән шабашка ясый башлагач, татар эстрадасында нинди кризис икәнен чамалап буладыр», — дип яза «Рассказы о смешной России» телеграм-каналы.

«Акча бетә башлады, концертлар юк, рекламага күчәбез, элек реклама буенча сезгә якын да килеп булмый иде».

«Күп кешенең ипи алырга акчасы юк, ә син алтын алырга кушып мактанып утырасың, синең акчаң юк шул бөтен кешедә».

«Бөтен кеше алтын ала алмый шул, хет мактанма инде кеше нәфрәтләндереп».

«Концертлар бетә дә, кесә саегайды, рекламага күчтегез».

«Кылана инде. Халык күтәрде, халык баетты, эшләгән акча ашарга да җитмиме?» — дип язалар.

«Салаватка да бит атасыннан өелеп калмаган байлык», — дип яклаган кайберәүләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100