news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Акча артсын өчен нишләргә?

Агымдагы елда акчаларны арттыруның иң дөрес ысулы — акчаларны валютада саклау яки күчемсез милек алу.

news_top
Акча артсын өчен нишләргә?
pixabay.com/ru

Агымдагы елда акчаларны арттыруның иң дөрес ысулы — акчаларны валютада саклау яки күчемсез милек алу. Шулай ук пай инвестиция фондлары һәм вакытлы депозитлар да отышлы. Бу хакта Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының икътисади теориясе кафедрасы доценты Татьяна Скрыль сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Акчаларның бер өлешен Россия валютасында, ә бер өлешен чит ил валютасында, нигездә, АКШ долларында саклап калырга мөмкин. Тик пандемия теләсә кайсы валютаның да үз куркынычлары бар икәнен күрсәтте. Алар вакыт узу белән югалтуларга китерергә мөмкин», — диде ул.

Күчемсез милеккә акча салу гына отышлы түгел, бу шулай ук торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар