news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Акчәчәк" пирогы

Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
"Акчәчәк" пирогы
Камыр өчен: 4 йомырка, 4 аш кашыгы майонез, 1 стакан шикәр комы, 10 гр камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), ваниль, 1,5 стакан он. 

Крем өчен кибет каймагына шикәр комы  салырга һәм шикәре эреп беткәнче болгатырга. Күләме 1:1

Камыр өчен кирәкле булган ингредиентларны яхшылап болгатырга. Майлы табага әзер камырны агызырга. 
 
Кызган духовкада пешерергә.

 


Суынгач өсте тигез булмаса, тигезләп кисеп алырга. Әзер кремны сылап бер-ике сәгать тотарга.

"Чәй янына менә дигән, бик тәмле ризык була. Пешереп карагыз. Уңып пешсен!", - дип теләгән хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар