news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Акчаны күп итеп ничек тиз генә җыярга?

news_top
Акчаны күп итеп ничек тиз генә җыярга?
"Татар-информ" архивы

«Алго-Капитал» оешмасының өлкән менеджеры Виталий Манжос «тиз арада зур суммада акча җыярга» өйрәтә. Бу турыда РИА Новости яза.

Белгеч «Прайм» агентлыгына сөйләгәнчә, иң ышанычлы ысулы – айлык керемнең бер өлешен даими рәвештә алып куеп бару, ләкин бу сумманы җыеп бару кыен булмаска тиеш.

Көтелмәгән керемнәр булганда, мәсәлән, өстәмә эш яки берәр әйбер сатканда килгән акчаны да җыеп барырга була.

Манжос сүзләренчә, керемнең 50 процентын җыеп баручы кешеләр «акча мендәрен» тиз арада җыя ала. Бу сумма көтелмәгән чыгымнар өчен кирәк, ул 1 – 3 айлык керемгә кабатлы (кратно) күләмдә булырга тиеш, ди эксперт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар